29 июль 2014 яңалыклары
-
29 июль 2014 - 15:16Район мәдәният хезмәткәрләре нәниләрнең күңелен ачаРайон мәдәният хезмәткәрләре авылларда балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. Мәсәләр, Татар Борнае, Иске Камка һәм Бибай Чаллысы малайлары һәм кызлары өчен "Җырлы-моңлы балачак", Иске Әнҗерә, Чуаш Шәпкәсе, Урта Әлки, Демидовка һәм Югары Кәчи авыл клубларында "Серле урман" дигән күңел ачу чаралары уздырылган.
-
29 июль 2014 - 13:13Әлки районы прокуратурасы мәгариф турындагы закончалыкның үтәлешен тикшерә башладыУкучыларның ата-аналарыннан мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен акча җыю очракларына аеруча игътибар бирелә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында законсыз акча җыю мәсьәләләре буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: 20-7-39; 20-0-59. фото starmebel.ucoz.ru сайтыннан
-
29 июль 2014 - 10:48Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүгенБазарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген. Тәүлек әйләнәсе диярлек бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык агыла. Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә салынган, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган. Коллективта 58 кеше даими эшли, сезонлы эшләргә 16 кеше алынган. Элеватор хезмәтендә быел үзгәрешләр дә бар. Биредә...
-
29 июль 2014 - 10:33Әлки районы мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм иттеМөселманнар 28 июльдә исламдагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә халык бик күп җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, сәдакалар тараттылар, бергәләп намазга бастылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов бу көнне Түбән Әлморза һәм...
-
29 июль 2014 - 09:16Бер малай, бер кыз дөньяга килдеҮткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тулыру бүлегендә 2 бала дөньяга килде.
-
29 июль 2014 - 07:13Узган якшәмбедә дүрт укучы Анапага ял итәргә киттеУзган якшәмбедә дүрт укучы Анапага ял итәргә китте. Балалар иҗат йорты аша диңгез буендагы савыктыру лагерена киткән әлеге малайлар һәм кызлар - мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы укучылар. 8 августта тагын бер төркем бала Туапседагы спорт юнәлешендәге ял лагерена юл тотачак. фото pda.donbass.ua сайтыннан