Үткән атнада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды.
Балалар иҗат йортына бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар, әти-әниләр җыелды. Иң башта әкият геройлары мәктәп, белем дөньясына багышланган кызыклы тамаша күрсәтеп балаларның күңелен күтәрделәр, аларның зирәклеген-тапкырлыгын тикшерделәр. Аннан соң балалар үзләре сәхнәгә чакырылды. Бу көнне аз керемле, ишле гаиләләрдә...