13 сентябрь 2014 яңалыклары
-
13 сентябрь 2014 - 12:20Үзләренә дә, сатарга да җитәТүбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан. Мәктәп бакчасында үстергән виктория җиләген сатып та 40 мең сум акча эшләгәннәр. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов әйтүенчә, укучылар үстергән җиләк җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән. Мәктәп ашханәсендә балаларны тукландыру өчен...
-
13 сентябрь 2014 - 08:00Балалар чисталык сагындаБу уку елында районның барлык мәктәпләре "Мәктәп экопатруле" республика бәйгесендә катнаша. Әлеге акциянең максаты - балаларны әйләнә-тирәлектә санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә җәлеп итү. Бәйгедә катнашучы укучылар тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне дәресләрдән тыш вакытта фотога һәм видеога төшереп республиканың Экология һәм табигый ресурслар министлыгына җибәрергә тиеш була. Бәйге 2015 елның...
-
13 сентябрь 2014 - 06:50Бәрәңге уңышы мулБәрәңге мул уңыш белән сөендерә быел, ди "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминов. Бәрәңге игү белән ныклап торып шөгыльләнүче бу хуҗалыкта әлеге культураны 50 гектарда чәчкәннәр иде. Шуның 20 гектарыннан уңышны җыеп алырга да өлгергәннәр инде. Чыгышы гектардан уртача 280 центнер. Бәрәңгеләре дә эре, матур. Халыкка килосын 9 сум 50...
-
13 сентябрь 2014 - 06:00Яшел олаулар кайтаРайоныбыз бөртеклеләр урагын республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. 32 мең 383 гектарда игелгән бөртекле культуралардан 72 мең 400 тонна уңыш җыеп алынды. Бу һәр гектардан 22, 4 центнер дигән сүз. "Ташбилге", "Үргәгар", "Әхмәт", "Юхмачы" хуҗалыклары көзге чәчүне дә тулысынча башкардылар инде. Чәчү белән беррәттән "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында хәзер кукурузны силоска салу...