24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Боз әле бик нәзек, ышанычсыз, бик тиз чатнап-ватылып китәргә мөмкин
Октябрь аенда ук мондый салкыннарның күптән инде булганы юк иде. Термометр минус ун градусны күрсәтә, алдагы көннәрдә тагын да түбәнрәк төшәргә мөмкин. Табигать белән бәхәсләшеп булмый, аның сюрпризларын кабул итәргә һәм көн торышын исәпкә алып яшәү рәвешен үзгәртергә генә кала. Мондый көчле салкыннар су өслекләрендә - елга һәм күлләрдә тиз...
-
Бер картның сөйләгәннәре хәтеремдә уелып калган
1963 елның җәендә Солтангали абыем Хузангай авылыннан 4-5 чакрым ераклыктагы бер урманда совхоз делянкасын саклый иде. Делянканың киселгән өлешендә чистарту эшләрен башкарырга булышырга дип абый мине дә алып барды. Минем әле яшүсмер чагым. Шул вакытта бер картның сөйләгәннәре хәтеремдә уелып калган. Совхоз делянкасы урман эчендә урнашкан умарталык янында иде. Авыллардан...
-
2015 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу чорының икенче ае узып бара
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу чорының икенче ае узып бара. Ә сез район газетасына язылдыгызмы әле? "Әлки хәбәрләре" - районыбызда булган яңалык-вакыйгаларны оператив яктыртучы бердәнбер басма. Киләсе елда да газетабызны өегезгә алдырып тору мөмкинлеген табарсыз дип өметләнәбез. Район газетасына ярты елга язылу бәясе - 444...
-
Өегездә мич бар икән, бик игътибарлы булыгыз
Елның салкын чорына кердек. Димәк, өйләрне җылыту өчен мич ягабыз, электр приборлары кабызабыз. Шул уңайдан торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп китү урынлы булыр. Әгәр әле өегездә мичләр сакланган икән, аларны куллануның катгый таләпләрен үтәргә кирәк. Ягылган мичне караучысыз калдырмагыз, бу эшне балаларга кушмагыз. Кайчак утынны, башка ягулыкны...
-
Базарлы Матакта яшәүчеләрнең салкын су өчен бурычлары 130813 сум тәшкил итә
Базарлы Матакта яшәүчеләрнең салкын су өчен бурычлары 130813 сум тәшкил итә. Бу суммага күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең бурычлары кермәгән әле. Суны өзлексез кулланып та аның өчен акча түләргә теләмәүчеләр Түбән Әлки (17166 сум), Югары Колчурино (9422 сум), Чуаш Кичүе (10500 сум), Юхмачы (8466 сум) һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә аеруча...