Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 декабрь 2014 яңалыклары

    • 29 декабрь 2014 - 13:26
      Әлки районында яңа өйләр төзелә
      Иске Матак җирлегенә караган алты авылда бүгенге көндә 150 дән артык лампа яна һәм урамнарны яктырта. Биредә быел яңа өйләр өлгертүчеләр дә бар. Чуаш Шәпкәсендә яшәүче бертуган Максимовлар, Иске Матактан Лычников Николай гаиләләре яңа өйле булган. Ә Калмыков Сергей быел нигез корып өлгергән, киләсе елдан җиң сызганып төзелешкә керешергә исәбе....
      439
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 13:21
      Президенттан – Әлки районы авыл җирлекләре башкарма комитетларына яңа автомобильләр
      Иске Хурада һәм Түбән Кәчи авыл җирлекләре башкарма комитетларына "Шевроле Нива" автомобильләре бирелде. Үткән җомгада район авыл җирлекләре башлыклары Татарстан муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре съездында катнаштылар. Съезд алдыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларны социаль-икътисадый яктан үстерү буенча аеруча актив эшләгән авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Районыбызның ике җирлеге дә...
      429
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 12:42
      Әлки районы мәктәп балаларына бүләк
      "Салман" дуңгызчылык комплексы җитәкчеләре Яңа Салман мәктәбе укучыларына бәйрәм тамашасы бүләк иткәннәр. Алар район балалар иҗаты йорты педагоглары әзерләгән концерт программасын авылга алып килүне оештырганнар. Ә кичә тәмамлангач мәктәптә укучы һәм балалар бакчасына йөрүче һәр кызга-малайга күчтәнәчләр өләшкәннәр.
      470
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 12:12
      Әлки районында чаңгы юллары сагынылган
      "Яшь имәннәр" балалар савыктыру легере янында чаңгы сезонын ачу тантанасы булды. Декабрь башы карга саран булды. Шуңа чаңгы юллары салуны да озак көтәргә туры килде. Ап-ак карга салынган трассаны сынап карарга шактый кеше килгән иде. Кайберәүләр бөтен гаиләләре белән чаңгыга басканнар. -Чаңгы спорты сәламәтлек өчен искиткеч файдалы. Кешеләр ялларын саф...
      452
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 08:05
      Әлки районы өлкәннәренә Яңа ел күчтәнәчләре
      Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр. Биредә тәрбияләнүчеләр аларны көтеп ала. Әйбәт фильмнарның кешегә дәвалау тәэсире дә булуы мәгълүм бит. Кино күрсәтүчеләр әби-бабайларга күчтәнәчләр, тәм-том да алып киләләр әле. Шушы көннәрдә Югары Әлморза мәктәбе коллективы интернатта күңелле концерт күрсәткән, Яңа ел күчтәнәчләре...
      435
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 07:00
      Әлки районы укучылары – ирекле көрәш осталары
      Әлки районы укучылары ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика бәйгесеннән бик күп призлы урыннар алып кайттылар. Иске Тахталыдан Андрей Сардулов үз авырлыгында беренче урынга, Владислав Иванов - икенче урынга, Максим Иванов өченче урынга ия булды. Әхмәттән Нияз Сафин һәм Рәим Сабиров - икенче, Раил Шиһапов өченче урыннарны алдылар. Югары Әлкидән...
      1492
      0
      0
    • 29 декабрь 2014 - 06:14
      Әлки балалары Мәскәү Кремлендә Чыршы бәйрәмендә булдылар
      Салмандагы «Каенкай» сыендыру йортында тәрбияләнүче алты бала Россия Президенты Чыршы бәйрәмендә булдылар. Малайлар-кызлар башта ике көн дәвамында Мәскәүдә экскурсияләрдә йөргәннәр. 26 гыйнварда исә Кремльдә илнең төп Чыршы бәйрәмендә катнашканнар. Билгеле инде, балаларның һәркайсына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Яңа ел бүләкләре дә тапшырылган. Балалар башкалага сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән...
      464
      0
      0
    Реклама