Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында чаңгы юллары сагынылган

"Яшь имәннәр" балалар савыктыру легере янында чаңгы сезонын ачу тантанасы булды. Декабрь башы карга саран булды. Шуңа чаңгы юллары салуны да озак көтәргә туры килде. Ап-ак карга салынган трассаны сынап карарга шактый кеше килгән иде. Кайберәүләр бөтен гаиләләре белән чаңгыга басканнар. -Чаңгы спорты сәламәтлек өчен искиткеч файдалы. Кешеләр ялларын саф...

"Яшь имәннәр" балалар савыктыру легере янында чаңгы сезонын ачу тантанасы булды.

Декабрь башы карга саран булды. Шуңа чаңгы юллары салуны да озак көтәргә туры килде. Ап-ак карга салынган трассаны сынап карарга шактый кеше килгән иде. Кайберәүләр бөтен гаиләләре белән чаңгыга басканнар.

-Чаңгы спорты сәламәтлек өчен искиткеч файдалы. Кешеләр ялларын саф һавада үткәрсеннәр өчен тиздән районда барлык шартлар да тудырылачак,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, чаңгычыларга старт биреп. -Ә хәзер сезгә күтәренке кәеф һәм шома чаңгы юлы телим.

Сигезенче дистәне ваклаучы Михаил Агапов быел да чаңгычылар арасында. Ул бирегә дә берничә чакрым араны чаңгыда килгән.

-Аягың-кулың исән, чаңгыларың бар икән, нигә өйдә утырырга?!,-ди ул. -Бу бит һәркем шөгыльләнә алган һәм бик файдалы спорт.

Яңа трассаның озынлыгы ике километрдан артык. Иң яшь чаңгычылар аны 20 минуттан да кимрәк вакыт эчендә уздылар. Финишта чаңгычыларны буфет янында кайнар чәй һәм коймаклар белән көтеп тордылар. Биредә трассадагы кебек үк халык күп булды.

Алга таба да чаңгычылар өчен әйбәт шартлар тудырылачак. Юллар ачылып торачак, җылыну, чәй эчү мөмкинлеге булачак. Ә чаңгысы булмаганнарга ул прокатка биреләчәк.

-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев