Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы өлкәннәренә Яңа ел күчтәнәчләре

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр. Биредә тәрбияләнүчеләр аларны көтеп ала. Әйбәт фильмнарның кешегә дәвалау тәэсире дә булуы мәгълүм бит. Кино күрсәтүчеләр әби-бабайларга күчтәнәчләр, тәм-том да алып киләләр әле. Шушы көннәрдә Югары Әлморза мәктәбе коллективы интернатта күңелле концерт күрсәткән, Яңа ел күчтәнәчләре...

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр.

Биредә тәрбияләнүчеләр аларны көтеп ала. Әйбәт фильмнарның кешегә дәвалау тәэсире дә булуы мәгълүм бит. Кино күрсәтүчеләр әби-бабайларга күчтәнәчләр, тәм-том да алып киләләр әле.

Шушы көннәрдә Югары Әлморза мәктәбе коллективы интернатта күңелле концерт күрсәткән, Яңа ел күчтәнәчләре китергән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев исә интернатта тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына Яңа ел күчтәнәчләре тараткан. Ул гомумән өлкәннәргә бик игътибарлы. Бәйрәм саен интернатта яшәүчеләргә бүләкләр җибәрә, хәл-әхвәлләрен белешеп, яшәү шартлары белән кызыксынып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев