Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 30 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 30 гыйнвар 2015 - 15:53
      Иске Чаллы халкы авылдагы зират тирәсен яңарту өчен актив рәвештә акча туплый
      Иске Чаллы халкы авылдагы зират тирәсен яңарту өчен актив рәвештә акча туплый. Инде җыелган акчаның 100 мең сумына баганалар һәм тимер сетка сатып алганнар. Мәйданы 5,6 гектарлык зиратның алгы ягын буялган тимер рәшәткә белән тотарга планлаштыралар. Авылда яшәүчеләр генә түгел, бу эш турында ишеткән читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр....
      423
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 13:49
      Әлки районы мәктәпләрендә 15 музей эшләп килә
      Район мәктәпләрендә 15 музей эшләп килә. Аларда шушы төбәк, авыл тарихына кагылышлы һәм тарихи кыйммәткә ия 5 меңнән артык экспонат саклана. Халыкның көнкүрешен, мәдәниятын чагылдырган әйберләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фоторәсемнәре, фронттан язган хатлары музейларга килгән һәркемдә зур кызыксыну уята.
      420
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 11:15
      Ришат Хафизов Юхмачы интернат-йортына комплекты белән компьютер бүләк итте
      www.shutterstock.com Татарстан Дәүләт Советының бүлек мөдире урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты якташыбыз Ришат Хафизов Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына комплекты белән компьютер бүләк итте. Ришат Хафизов районыбызның якташлар җәмгыяте рәисе дә. Ул узган ел азагында интернатта булып, анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартларын күреп киткән иде. Әлеге килүендә якташыбыз интернат китапханәсенә 200 ләп...
      452
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 09:24
      Иске Камка үзешчәннәре сәхнә осталыкларын күрсәттеләр
      tatarstan.er.ru Иске Камка үзешчәннәре сәхнә осталыкларын Иске Әнҗерә, Татар Мулла, Иске Чаллы, Үргәгар авыллары халыкка күрсәтеп кайтканнар. Биредә җырга, нәфис сүзгә мөкиббән үзешчәннәр аз түгел. Шулай булмыйча, җирлек башлыгы Фәргать Әкберов үзе дә сәхнәне ят итми. Мәдәният җитәкчеләрен әйткән дә юк: Карамалы клубы директоры Рамил Хәсәншин, Иске Камка мәдәният йорты...
      503
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 07:14
      7 февральдә "Татарстан чаңгы юлы" традицион спорт чарасы үткәрелә
      7 февральдә "Татарстан чаңгы юлы" традицион спорт чарасы үткәрелә. Бу көнне "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар арасында чаңгы ярышлары оештырыла. Бәйге сәгать 10 да башлана. Чаңгы юллары сезне көтә!
      417
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 06:01
      Базарлы Матакның быел беренче өйләнешүче пары – Роман һәм Маргарита Советниковлар
      Шатлыклы һәм борчулы вакыйгалары белән һәркайсыбызның тормышында үз эзен калдырып, тагын бер ел узып китте. Районыбыз өчен ул нинди булды? Җитештерү, икътисад күрсәткечләрен янга куеп торып, гаилә, тормыш-яшәеш мәсьәләләрен күз уңына алыйк әле. Бу хакта район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина белән сөйләштек. Бала - илнең куәте ЗАГС бүлегендә узган...
      397
      0
      0
    • 30 гыйнвар 2015 - 05:55
      Әлки районында ялган хәбәр бирүче җинаятьче ике елга ирегеннән мәхрүм ителде
      /www.atmr.ru Бу хәл узган елның 23 августында булды. Кичке сәгать унберләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә. Шул ук мәлдә әлеге хәбәр буенча ашыгыч чаралар күрелә башлады. Кичекмәстән полиция бинасында булган хезмәткәрләр һәм якын тирәдәге оешмаларның каравылчылары эвакуацияләнде. Ашыгыч медицина...
      741
      0
      0
    Реклама