Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 13 март 2015 яңалыклары

    • 13 март 2015 - 14:42
      Иске Камка авылының Тегермән урамында яшәүчеләрне ел саен су баса
      Иске Камка авылы халкы язгы ташуга алдан ук әзерләнә, чөнки авыл аша үтүче Чирмешән елгасы язларын тулып ага һәм күп кенә проблема тудыра. Бигрәк тә Тегермән урамында яшәүчеләргә авыр, аларны ел саен су баса. Чөнки биредә Чирмешәнгә кечкенә Ермак килеп кушыла. Язгы ташу вакытында кулланырга кирәк булса дип ике көймә...
      1121
      0
      0
    • 13 март 2015 - 12:41
      Апак авылының Чокыр урамына берничә лампа өстәгәннәр
      Бу арада Апак урамнары төннәрен тагын да яктырып китте - Чокыр урамына берничә лампа өстәгәннәр. Хәзер авылны 41 лампа яктырта. Шул ук җирлеккә караган Иске Тумбада әлегә бу эш башлана гына: авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, Тумба урамнарына 22 лампа кирәк буласын исәпләп чыгарганнар, 2 километр "бишенче" чыбык сузасы икән.
      943
      0
      0
    • 13 март 2015 - 09:39
      Вакытсыз үлемгә китергән сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урынны алып тора
      vrachevoy.ru Россиядә кешеләр үлеме Европа күрсәткечләреннән 60-80 процентка артык, ә гомер озынлыгы Япония, Финляндия кебек илләрнекеннән 16,4 елга азрак. Вакытсыз үлемгә китергән сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урынны алып тора. Шуңа күрә мондый авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга һәм дәва билгеләргә кирәк. Менә өченче ел инде халыкны диспансерлаштыру үткәрелә....
      744
      0
      0
    • 13 март 2015 - 06:34
      Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшырдылар
      Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшыру тантаналы бәйрәм төсен алды. Бу вакыйгага мәктәп коллективы да тырышып әзерләнде. Ветераннарны ишек төбендә үк каршы алып, хөрмәт белән урыннарына кадәр озатып куйдылар укучы балалар. Ә укытучылар хәрби киемнәрдән иде. Алар концертта сугыш еллары җырларын күңелләргә үтеп керерлек тәэсирле итеп башкардылар....
      754
      0
      0
    Реклама