Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшырдылар

Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшыру тантаналы бәйрәм төсен алды. Бу вакыйгага мәктәп коллективы да тырышып әзерләнде. Ветераннарны ишек төбендә үк каршы алып, хөрмәт белән урыннарына кадәр озатып куйдылар укучы балалар. Ә укытучылар хәрби киемнәрдән иде. Алар концертта сугыш еллары җырларын күңелләргә үтеп керерлек тәэсирле итеп башкардылар....

Түбән Кәчи авылында яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медале тапшыру тантаналы бәйрәм төсен алды. Бу вакыйгага мәктәп коллективы да тырышып әзерләнде.
Ветераннарны ишек төбендә үк каршы алып, хөрмәт белән урыннарына кадәр озатып куйдылар укучы балалар. Ә укытучылар хәрби киемнәрдән иде. Алар концертта сугыш еллары җырларын күңелләргә үтеп керерлек тәэсирле итеп башкардылар. Сугыш турында шигырьләр-җырлар тыңлаган ветераннарның күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Экранда исә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның фотолары күрсәтелде. Концертны укытучы Светлана Букарцева алып барды.
Ә аннары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова ветераннарга медальләр тапшырды. Ветераннар район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән фотога төштеләр. Ә аннары яшьлек елларын искә төшерә-төшерә бергәләп чәй эчтеләр.
Кызганыч, бу бәйрәмгә ветераннарыбызның кайберләре килә алмады. Аңлашыла да, күбесе бик өлкән яшьтә бит инде. Аларның өйләренә барып котладылар. Озак яшәсеннәр, саләмәт булсыннар иде әле ветераннарыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев