Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2 апрель 2015 яңалыклары

    • 2 апрель 2015 - 14:18
      Әлки районы кырлары өчен ашлама кайтару дәвам итә
      Районның авыл хезмәтчәннәре алдында бу язда 26 мең 658 гектарда уҗымнарны, 4300 гектарда күпьеллык үлән культураларын ашлама белән тукландыру бурычы тора. Хуҗалыкларга 2478 тонна аммиак селитрасы кайтарылган инде. Бу басуларның һәр гектарына 64 килограмм ашлама туры килә дигән сүз. Ашламалар кайтару дәвам итә.
      1693
      0
      0
    • 2 апрель 2015 - 12:17
      Карга авылында Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр
      Карга авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташлар истәлегенә куелган обелискны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде. Ун ел элек куелган обелискның кирпечтән төзелгән өлеше шактый искергән иде. Карга авылы егете, күперләр төзү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Җиңүнең 70 еллыгына авыл уртасындагы паркны төзекләндерүгә алынган. Иң элек Уралдан...
      1422
      0
      0
    • 2 апрель 2015 - 12:01
      Әлки районының сәнәгать паркы “Золотая долина” дип исемләнде
      Республикада узган ел һәр муниципаль районның үз сәнәгать паркын булдыру программасы эшләп китте. Безнең районда да шундый парк булдыру өчен Базарлы Матак янында (Түбән Биктимер авылы борылышында) җир бүлеп бирелде. Бүген резидентларны, ягъни бу паркта үз эшен җәелдерүчеләрне җәлеп итү эшләре бара. Район сәнәгать паркы үз эшчәнлеген нинди юнәлештә оештырыр?...
      672
      0
      0
    • 2 апрель 2015 - 11:12
      Әлки районындагы терлекчелек комплексларында һәм гаилә фермаларында көн саен уртача 123,7 тонна сөт савыла
      yandex.ru Районыбыздагы терлекчелек комплексларында һәм гаилә фермаларында бүген көн саен уртача 123,7 тонна сөт савыла. Шуның 123,3 тоннасы эшкәртүчеләргә озатыла. Районда хәзер көнлек савым узган елның шул чоры белән чагыштырганда 21 тоннага күбрәк. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә уртача көнлек савым 13,3 килограмм тәшкил итә. Былтыр бу күрсәткеч 11 килограмм булган.
      1489
      0
      0
    • 2 апрель 2015 - 08:31
      Әлки районының тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак
      yandex.ru Быел районыбызның тагын тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак. Мондый мөмкинлекне республиканың "250" дип исемләнгән программасы тудырды. Әлеге программа нигезендә 250 һәм аннан артыграк кеше яшәгән торак пунктларга сыйфатлы Интернеты, кабельле телевидениесе булган элемтә үткәргечләре салыначак. Бу бәхетле авыллар исемлегенә Апак, Югары һәм Түбән Әлморза, Иске Салман, Иске...
      1350
      0
      0
    • 2 апрель 2015 - 05:55
      Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан
      Безнең Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан. Сабан туйларында алар оста көрәш күрсәтеп халыкны шаккатырган. Данлыклы көрәшчеләребез Талип Яруллин, Рәшит Сәмигуллин исемнәре генә ни тора! Кызганыч, әмма берара көрәш безнең районнан "югалып" торды. Ә хәзер райондашларны, юк, алай гына түгел, республика көрәш сөючеләрне сокландырып, егетләребез һәм хәтта кызларыбыз...
      1426
      0
      0
    Реклама