Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан

Безнең Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан. Сабан туйларында алар оста көрәш күрсәтеп халыкны шаккатырган. Данлыклы көрәшчеләребез Талип Яруллин, Рәшит Сәмигуллин исемнәре генә ни тора! Кызганыч, әмма берара көрәш безнең районнан "югалып" торды. Ә хәзер райондашларны, юк, алай гына түгел, республика көрәш сөючеләрне сокландырып, егетләребез һәм хәтта кызларыбыз...

Безнең Әлки яклары элек-электән мәйдан батырлары белән дан тоткан. Сабан туйларында алар оста көрәш күрсәтеп халыкны шаккатырган. Данлыклы көрәшчеләребез Талип Яруллин, Рәшит Сәмигуллин исемнәре генә ни тора!
Кызганыч, әмма берара көрәш безнең районнан "югалып" торды. Ә хәзер райондашларны, юк, алай гына түгел, республика көрәш сөючеләрне сокландырып, егетләребез һәм хәтта кызларыбыз да яңа үрләр яулый.
Күптән түгел "Алинә" спорт залында Татарстан беренчелегенә билбаулы көрәш буенча ярышларда безнең район командасы икенче урынны яулады. 20-22 мартта Буада үткән шундый ук ярышларда да Теләче командасын гына алга уздырдылар. Бу бит республика беренчелегенә ярышлар!
Көчле, нык егет-кызларыбызның исемнәрен дә атап үтәсе килә. Аларның бишесе шәхси нәтиҗәләр буенча үз категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Алар - Салават Мәрдиев, Илнур Минһаҗев, Ришат Сәгыйров, Регина Нуртдинова, Ксения Хәйруллина. Икенче урында Фәнзил Мисалов, Рәмзил Абдуллин, Руслан Нуртдинов, Вероника Хәйруллина. Ә Рәис Зыятдинов, Рәсим Ахмеров, Алинә Хәмәтшина шулай ук мактаулы өченче урында.
Яшь көрәшчеләребезнең техник яктан дөрес һәм матур көрәшүләрен хөкемдарлар да билгеләп үтте, ә Сәгыйров Ришатны "Иң техник көрәшче" дип бәяләделәр. Афәрин, егетләр, кызлар, шулай дәвам итеп, беренчелеккә ирешегез.
Урамда кая барып бәрелергә, ни белән шөгыльләнергә аптырап йөргән балаларның әти-әниләре дә уйлансын иде! Бездә менә дигән спорт залы, үз эшләрен яратучы тренерлар бар. Әйтик, яшь көрәшчеләрне Рәмис Вафин, Рәмзис Сәлахов, Илдар Ахмеров өйрәтә. Килсеннәр үсмерләр спорт залларына, ныгып, яшьтән авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үссеннәр.
Ә республикада икенче урын алган яшьләребез үз җиңүләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына, батыр бабалары истәлегенә багышлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев