Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районының тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак

yandex.ru Быел районыбызның тагын тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак. Мондый мөмкинлекне республиканың "250" дип исемләнгән программасы тудырды. Әлеге программа нигезендә 250 һәм аннан артыграк кеше яшәгән торак пунктларга сыйфатлы Интернеты, кабельле телевидениесе булган элемтә үткәргечләре салыначак. Бу бәхетле авыллар исемлегенә Апак, Югары һәм Түбән Әлморза, Иске Салман, Иске...

yandex.ru

Быел районыбызның тагын тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак.

Мондый мөмкинлекне республиканың "250" дип исемләнгән программасы тудырды. Әлеге программа нигезендә 250 һәм аннан артыграк кеше яшәгән торак пунктларга сыйфатлы Интернеты, кабельле телевидениесе булган элемтә үткәргечләре салыначак. Бу бәхетле авыллар исемлегенә Апак, Югары һәм Түбән Әлморза, Иске Салман, Иске Тахталы, Татар Борнае, Карга, Иске Матак, Түбән Колчурино кергән. Хәзерге вакытта бу авылларда җепселле үткәргечләр салуның документация эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән элемтәчеләр үткәргечләрне салуга да керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев