22 апрель 2015 яңалыклары
-
Бүген “Георгий тасмасы” акциясе старт алды
Бүген "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. "Мин истә тотам! Мин горурланам!" шигаре астында үткәрелүче әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ул аеруча масштаблы булачак - акция быел илебезнең 85 төбәгендә, шулай ук дөньяның 70 илендә үтә. 2005 елдан бирле оештырылучы әлеге чараның төп...
-
Май бәйрәмнәрендә – җиде көн ял
Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларны җиде көн ял көтә. Яз һәм хезмәт бәйрәме яллары дүрт көнгә (1,2,3,4 май) сузылачак. 1 Май - бәйрәм, 2,3 май - шимбә, якшәмбе яллары. 4 майга исә быел якшәмбегә туры килгән 4 гыйнвар ялы күчә. Җиңү бәйрәмендә өч көн (9,10,11 май) ял итәчәкбез.
-
Депутатлар игътибарына
23 апрельдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була. Анда районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында, район бюджетына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр каралачак. Утырыш "Колос" кинотеатрында була, сәгать 10 да башлана.
-
Иң осталар чыгыш ясый
24 апрельдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган район фестиваленең гала-концерты була. Анда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иң уңышлы номерлары тәкъдим ителәчәк. Концерт балалар иҗат йортында уза. Рәхим итегез!
-
Әлки районы Ташбилге авылында язгы эш-мәшәкатьләр кайный
Ташбилге авылында язгы эш-мәшәкатьләр кайный: һәркем үз йорты тирәсен, урам-тыкрыкларны чистарта. Җирлек советы хезмәткәрләре һәр йортка кереп чисталык икеайлыгын үткәрү, аның максатлары турында сөйләгәннәр, хәтта язмача аңлатма да таратканнар. Авылда яңа өй өлгереп килә: авыл гражданнарының торак шартларын яхшырту программасы ярдәмендә Минһаҗева Миңлегөлсемнең зур гаиләсе үзенә иркен йорт төзегән, бу...
-
24 апрельдә Әлки районында “Урман утырту көне” үткәрелә
24 апрельдә районыбызда "Урман утырту көне" үткәрелә. Әйләнә-тирәне яшельләндерү, табигатьне саклау максатындагы әлеге акция республика күләмендә оештырыла. Бу көнне авылларда, парк һәм скверларда, урманнарда меңәрләгән төп ылыслы һәм яфраклы агачлар утыртылачак. Акциягә һәркем кушылсын, районыбызны яшелләндерүгә үз өлешен кертсен иде. Агач үсентеләрен урман хуҗалыгының Базарлы Матак участогында алырга була.
-
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште. Филиалның 310 гектар сөрү җирләре бар. Шуның 53 гектарында уҗым бодае чәчелгән. Язын 200 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыеналар. 65 гектар мәйданны чиста пар җире итеп калдырырга ниятлиләр. Уку йортының чәчүлек орлыклары җитәрлек. Бүген орлыкларга инкрустация ясала. Үз акчаларына 4,5 тонна...
-
Әлки районында бәйрәм алды бәйгесе игълан ителде
Авыллардагы һәйкәл һәм обелискларны төзекләндерү, тирә-юньнәрен ямьләндерү буенча район бәйгесе игълан ителде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калды. Күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз территорияләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган обелиск, һәйкәлләрне ремонтлап, тирәләрен төзекләндереп, матурайтып та куйдылар. Кайбер авылларда әлеге эш дәвам итә....
-
25 апрельдә – барыбыз да өмәгә
25 апрель бөтен ил күләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде. Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү - күптәннән килә торган күркәм традиция. Кардан арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Күп авылларда инде өмәләрне үткәрә дә...