Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 28 апрель 2015 яңалыклары

    • 28 апрель 2015 - 13:57
      Минем дә өлешем бар, диярлек булсын
      "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында 20 апрельдә Татарстанда "Игелекле гамәлләр эстафетасы" башланып китте. Безнең район да аңа актив кушылды. "Эстафета" кысаларында хәйрия һәм экология чаралары, урамнарны, җәмәгать урыннарын чистарту һәм төзекләндерү, балаларга, ветераннарга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү акцияләре планлаштырылды. Аларның күбесе тормышка ашырылды да инде. Газета...
      491
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 12:47
      Әлки командасы – республикада беренче
      Киокусинкай каратэ буенча Чистай шәһәрендә узган республика ачык турнирында Әлки командасы беренче урынны яулады. Ике көн буе барган әлеге бәйгедә республиканың 13 шәһәр һәм район командалары катнашкан. Мари-Эль республикасы да үз командасын җибәргән булган. Андрей Зиньков тренерлыгында шөгыльләнүче 8-11 яшьләрдәге спортчыларыбыз, һәр очрашуда өстен калып, беренчелекне алалар һәм Татарстан Киокусинкай...
      383
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 12:31
      Әлки районы җитәкчесе котлый
      1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "1 Май - кешеләр күңелендә күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы бәйрәм. Чөнки ул табигатьнең язгы уянуы, бөтен җиһанның ямьләнүе чорына туры килә. Бу бәйрәм авыл җирендә эшнең иң кызу чагы да. Игенче-механизаторларыбыз...
      395
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 11:28
      Әлки районы басуларында эш кыза
      Иртә яздан районда 26 мең гектарга якын уҗым, 4,5 мең гектар күпьеллык үләнне тукландыру бурычы куелган иде. Бүген "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Тахтала" отрядында - өч, "Алпар"да ике самолет кырларга минераль ашлама кертүдә эшлиләр. Бер-ике көннән ашлама белән тукландыру эше тулысынча төгәлләнәчәк. Районда хәзер 7 мең гектардан артык мәйданда уҗым һәм күпьеллык...
      519
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 08:17
      Фестивальгә йомгак ясалды
      24-25 апрель кичләрендә балалар иҗат йорты сәхнәсендә Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район фестиваленең гала-концерты булды. Ел буе дәвам иткән конкурс-фестивальдә 20 авыл җирлеге, 17 оешма үзешчәннәре катнашты. Авыллар һәм район үзәге сәхнәләрендә 200 дән артык концерт күрсәтелде. Гала-концертта фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителде, бәйгегә нәтиҗә...
      590
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 07:08
      Ел башыннан бирле Әлки районында 4 авария булган
      Ел башыннан бирле районда 4 авария булган. Аларда бер кеше үлгән, 6 кеше җәрәхәтләнгән. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, аварияләр күбесенчә тизлек режимын сакламау, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, салмыш хәлдә руль артына утыру аркасында килеп чыга. Ел башыннан бирле транспорт белән исерек хәлдә идарә итүче 20 кеше тоткарланган...
      431
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 06:15
      Террорлыкка каршы Әлки район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турындагы мәсьәлә каралды.
      Террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, учреждение-предприятие җитәкчеләре катнашты. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов күп халык катнашында үтә торган бәйрәмнәрдә тәртип һәм иминлекне саклау зарурлыгы турында искәртте....
      435
      0
      0
    • 28 апрель 2015 - 06:07
      Бер гозер дә игътибарсыз калмый
      Районда халыктан кергән мөрәҗәгатьләр закон белән билгеләнгән вакыт эчендә карала һәм хәл ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе кешеләрне шәхси мәсьәләләр буенча һәр атнаның сишәмбесендә сәгать 8 дән 12 гә кадәр кабул итә. Язма мөрәҗәгатьләр көн саен кабул ителә. Кешеләрне район җитәкчеләренә шәхси кабул итүгә язу эш көннәрендә - дүшәмбедән җомгага...
      508
      0
      0
    Реклама