Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фестивальгә йомгак ясалды

24-25 апрель кичләрендә балалар иҗат йорты сәхнәсендә Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район фестиваленең гала-концерты булды. Ел буе дәвам иткән конкурс-фестивальдә 20 авыл җирлеге, 17 оешма үзешчәннәре катнашты. Авыллар һәм район үзәге сәхнәләрендә 200 дән артык концерт күрсәтелде. Гала-концертта фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителде, бәйгегә нәтиҗә...

24-25 апрель кичләрендә балалар иҗат йорты сәхнәсендә Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район фестиваленең гала-концерты булды.

Ел буе дәвам иткән конкурс-фестивальдә 20 авыл җирлеге, 17 оешма үзешчәннәре катнашты. Авыллар һәм район үзәге сәхнәләрендә 200 дән артык концерт күрсәтелде. Гала-концертта фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителде, бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Авыл җирлекләре арасында беренче урын түбәнкәчилеләргә бирелде. Икенче урында - Хурада һәм Иске Чаллы, өченче - Иске Камка һәм Кошки авыл җирлекләре. Район үзәге оешмалары арасында Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н.Дәүли исемендәге гимназия беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урын район советы, башкарма комитеты, үзәк китапханә, балалар музыка мәктәбе һәм район мәдәният йорты коллективлары берлектә әзерләгән концертка бирелде. Өченче урында - балалар иҗат йорты, мәгариф идарәсе, "Ромашка" һәм "Теремкәй" балалар бакчалары әзерләгән концерт һәм социаль яклау бүлеге, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, балалар приюты һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективлары күрсәткән концерт программасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев