Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әлки районы җитәкчесе котлый

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. "1 Май - кешеләр күңелендә күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы бәйрәм. Чөнки ул табигатьнең язгы уянуы, бөтен җиһанның ямьләнүе чорына туры килә. Бу бәйрәм авыл җирендә эшнең иң кызу чагы да. Игенче-механизаторларыбыз...

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады.
"1 Май - кешеләр күңелендә күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч уятучы бәйрәм. Чөнки ул табигатьнең язгы уянуы, бөтен җиһанның ямьләнүе чорына туры килә. Бу бәйрәм авыл җирендә эшнең иң кызу чагы да. Игенче-механизаторларыбыз басуда киләсе уңыш язмышын кайгыртып көнне-төнгә ялгап хезмәт итәләр. Йорт-җирдә, бакчаларда да эш-мәшәкать хисапсыз. Алда торган кадерле һәм олы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан авылларыбызны чистартып, төзекләндереп, агачлар һәм чәчәкләр утыртып матурлап өлгерәсе дә бар. Әлбәттә, болар барысы да куанычлы мәшәкатьләр. Яз һәм хезмәт бәйрәме котлы булсын, хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, тормышыгызда муллык, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телим. Һәркемгә үзенең күңеле яткан хезмәтне башкарырга, дәртләнеп, рухланып эшләп, күркәм уңышларга ирешергә насыйп булсын" -дигән сүзләр бар район җитәкчесе котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев