…Мин әтиемне бигрәк нык яраттым. Аның белән горурландым, үсеп читкә киткәч, әтине өзелеп сагынып кайта идем. Үзе "балаларым, кызларым!" дип өзелеп торганга, беренче урынга һәрчак гаиләсен куеп, кайгыртып яшәгәнгә шулай булды микән? Әти безнең өчен - кызлары өчен чын ир-ат үрнәге булды. Төз буй-сынлы, матур йөзле, шәфкатьле карашлы, ачык күңелле...