Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы уңай яктан гына бәяләнде

Нурлатта булып узган зона семинар-киңәшмәсендә терлекчелек буенча быелның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды, малларны җәйләүгә күчерү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә безнең район делегациясе дә - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, ветеринария табиблары, зоотехниклар, ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары катнашты. Киңәшмә эше белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов...

Нурлатта булып узган зона семинар-киңәшмәсендә терлекчелек буенча быелның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды, малларны җәйләүгә күчерү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә безнең район делегациясе дә - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, ветеринария табиблары, зоотехниклар, ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары катнашты.

Киңәшмә эше белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелек итте. Анда сөт терлекләре өчен югары протеинлы азык хәзерләү һәм аны файдалану технологияләре, бозауларны күбрәк алу алымнары, таналар тәрбияләү, терлекләрнең сакланышы, мал сую урыннарына кагылышлы регламент һәм башка мәсьәләләр каралды.

Безнең зонага караган Алексеевск, Нурлат, Спас, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә районнары арасында Әлки районында терлекчелекнең үсеше уңай яктан бәяләнде. Әйтик, быел 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү бездә 22 процентка арткан. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2040 башка ишәйгән (былтыр 32509 баш булган), тулаем ит җитештерү 18 процентка, бозаулар алу 13 процентка арткан.

Көтүне яңарту буенча эшләүче ясалма орлыкландыру технологлары өчен дә куанырлык яңалыклар яңгырады. Хәзер аларга квартал саен, хезмәт хакыннан тыш, яңа туган бозаулар хисабыннан (бер башка 120 сум) өстәмә пособия түләнәчәк. Әлеге өстәмә акчалар эшченең банктагы исәп-хисап счетына күчерелә һәм аны гаилә фермаларында, терлекчелек комплексларында хезмәт куючы технологлар гына ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев