Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 7 май 2015 яңалыклары

    • 7 май 2015 - 14:44
      Андрей Ерусланов һәм район аучылары Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр
      Тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов һәм район аучылары Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр. Лев Яковлевич үзе дә аучы, 20 елдан артык аучылар җәмгыятендә казначей булып торган. Аучылар ветеранга республика идарәсе начальнигы Федор Батков исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырганнар. Лев...
      2977
      0
      0
    • 7 май 2015 - 13:34
      11 майда халык тыңлаулары була
      11 майда сәгать 10 да район үзәгендә кино учреждениесе бинасында Әлки муниципаль районы Уставы проекты буенча халык тыңлаулары була.
      678
      0
      0
    • 7 май 2015 - 12:30
      Призывниклар хокуклары буенча “кайнар линия” ачылачак
      yandex.ru 13 майда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларының үтәлүен тәэмин итү максатында телефон "кайнар линиясе" ачыла. Кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм республика Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоннары: 8(843)236-40-62, 8(843)236-40-17, 8(843)236-89-15. Консультация...
      705
      0
      0
    • 7 май 2015 - 11:29
      Түбән Әлки авылында билбаулы көрәш буенча район ярышлары үткәрелде
      Аны оештыруда эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов матди ярдәм күрсәтте. Ярышта катнашучылар аңа бу гамәле өчен бик рәхмәтле. Җиңүчеләр һәр үлчәүдә ачыкланды. Менә алар: Алексей Сардулов - 30 кг, Иске Тахтала; Илзат Ахмеров - 35 кг, Базарлы Матак; Ринас Мәхмүтов - 35 кг дан артык, Иске Алпар; Илназ Хәмидуллин, 36 кг, Базарлы...
      2191
      0
      0
    • 7 май 2015 - 10:27
      Май башыннан Әлки районында 6 янгын чыккан
      30 апрельдән бирле Әлки районында 6 янгын чыккан, шуның өстенә коры үлән януның 6 очрагы теркәлгән. Җылы, коры көннәр җиттеме, янгыннар саны кискен арта. Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, кипкән үләннәрне, чүп-чарны яндыру. Нәтиҗәдә ут торак йортларга, башка корылмаларга күчеп, аларны юк итә. Ә кайбер очракларда кешеләр гарипләнә...
      469
      0
      0
    • 7 май 2015 - 07:00
      Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Әлки районында булдылар
      5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән районыбызда булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде. Республика җитәкчеләренең сәфәре районда язгы кыр эшләре белән танышуга корылган иде. Хуҗалыкларда сабан эшләренең барышы, җитештерү өлкәсендәге яңалыклар белән...
      1228
      0
      0
    Реклама