Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май башыннан Әлки районында 6 янгын чыккан

30 апрельдән бирле Әлки районында 6 янгын чыккан, шуның өстенә коры үлән януның 6 очрагы теркәлгән. Җылы, коры көннәр җиттеме, янгыннар саны кискен арта. Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, кипкән үләннәрне, чүп-чарны яндыру. Нәтиҗәдә ут торак йортларга, башка корылмаларга күчеп, аларны юк итә. Ә кайбер очракларда кешеләр гарипләнә...

30 апрельдән бирле Әлки районында 6 янгын чыккан, шуның өстенә коры үлән януның 6 очрагы теркәлгән.

Җылы, коры көннәр җиттеме, янгыннар саны кискен арта. Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, кипкән үләннәрне, чүп-чарны яндыру. Нәтиҗәдә ут торак йортларга, башка корылмаларга күчеп, аларны юк итә. Ә кайбер очракларда кешеләр гарипләнә я һәлак була.

Хәзер янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда учаклар ягылу тыела. Таләпне үтәмәүчеләр штрафка тартыла: физик затларга 2-4 мең сум, вазыйфалы затларга 15-30 мең сум, юридик затларга 400-500 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.

Куркыныч хәлләрдә ашыгыч ярдәм сорап 112 яисә 101 номерына, өй телефоныннан 2-01-01 телефонына шылтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев