Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Әлки районында булдылар

5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән районыбызда булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде. Республика җитәкчеләренең сәфәре районда язгы кыр эшләре белән танышуга корылган иде. Хуҗалыкларда сабан эшләренең барышы, җитештерү өлкәсендәге яңалыклар белән...

5 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән районыбызда булдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озатып йөрде.

Республика җитәкчеләренең сәфәре районда язгы кыр эшләре белән танышуга корылган иде. Хуҗалыкларда сабан эшләренең барышы, җитештерү өлкәсендәге яңалыклар белән инвесторларыбыз - РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Иван Казанков таныштырдылар.

Республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, язгы кыр эшләренең барышын үз күзләре белән күреп, шәхси контрольгә алу өчен бер атна дәвамында тугыз районда булырга өлгерде. Шундый сәфәрләрнең 5 майга планлаштырылганы Әлки җиреннән башланды.

Иң элек Рөстәм Нургалиевич һәм Марат Готофович район басуларында сабан эшләренең барышын вертолеттан күзәтеп йөрделәр. Визиты азагында республика башлыгы кырларыбызда эшләрнең оештырылуыннан канәгать калуын белдерде.

Соңгы елларда "Хузангай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзе өчен яңа юнәлеш буенча шактый куәтле һәм масштаблы эшләр башлап җибәрде. Биредә ныклап торып терлекчелек тармагын үстерүгә алындылар. Хәзергә бу хуҗалыкка 3 мең башка якын мөгезле эре терлек кайтарылса, киләчәктә аны 15 мең башка кадәр җиткерергә ниятлиләр. Бүген биредә маллар өчен зур-зур корпуслар корыла. Президентыбызга хузангайлыларның әнә шул яңалыклары бик ошаган.

"Хузангай" ҖЧҖ базасында республика җитәкчеләренә яңа гына сафка баскан көнбагыш маен рафинадлау цехын күрсәттеләр. Биредә көнбагыш мае күп җитештерелә. Аны бары тик үзләре үстергән чималдан ясыйлар. Узган ел көнбагыштан май сыга торган заманча җиһазлар сатып алып эшләтеп җибәрделәр. Биредә тәүлегенә 24 тоннага чаклы сыек май алу мөмкинлеге бар бүген. Җитештерелгән майны саклау өчен бер мең тонна сыйдырышлы зур чан да ясалган.

"Хузангай"ның үсемлек маена сорау зур. Әмма аның рафинадланганын сатып алырга теләүчеләр тагын да күбрәк икән. Бу турыда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов сөйләде. Евгений Михайлович сыек май җитештерү серләрен шактый үзләштергән. Ул мондый продукция ясау белән шөгыльләнүче зур-зур предприятиеләр тәҗрибәсен өйрәнгән.

Президентка көнбагыш маеның табигый халәттәгесен һәм рафинадланганын авыз иттерделәр. Рөстәм Нургалиевич:

-Миңа чистартылмаганы, рафинадланмаганы күбрәк ошады,-дип үз бәясен куйды.

Марат Әхмәтов та:

-Табигый май, эшкәртелмәгән хәлдә файдалырак,-диде.

Тагы да күбрәк фотографияләрне "Фоторепортажлар" рубрикасында карагыз

Тик ни хикмәт, бездә күбрәк рафинадланган үсемлек мае файдаланыла икән. Ризык әзерләгәндә аның үзенчәлекле исе юк, янәсе. Ә менә Европа илләрендә, бигрәк тә Германиядә сыек майның 70 процентын халык табигый хәлдә куллана ди. Россиядә исә бу күрсәткеч 10 процент кына.

"Хузангай"да район крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кайбер эшмәкәрләр җитештергән продукциядән күргәзмә дә оештырылган иде. "Тяминов" КФХ үзләрендә үстерелүче төрле сорт бәрәңгене тәкъдим итә. Хуҗалык җитәкчесе Юрий Тяминов Президент белән сөйләшкәндә быел яшелчә һәм бәрәңге игү мәйданнарын тагын да арттырачагына ышандырды. Ул шулай ук бәрәңге, яшелчәне сугару алымы белән үстерүдә республиканың миллионнарча сум ярдәме өчен олы рәхмәтен җиткерде. Бүген "Тяминов" КФХ өчен иң мөһиме - үстерелгән уңышны саклау. Моның өчен складлар салуны Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тиздән хәл итәргә җыеналар.

Күргәзмәдә быел Әлки җирендә күпләп чәчеләсе кукуруз, көнбагыш орлыклары үрнәкләре куелган иде. Шунда ук кышлаган уҗымнар үрнәкләре тартмаларга салып урнаштырылган. Быел уҗымнар, күз тимәсен, югалтуларсыз диярлек кыш чыккан. Әлеге басуларны иртә яздан очкычлар һәм "Туман" агрегатлары белән тукландыру оештырылды. Хәзер инде уҗым басуларында дым каплату да тулысынча башкарылды. Иртә яздан яуган шифалы яңгырлар да аларның бердәм күтәрелеп китәсенә өмет уята.

"Яшь көч" ҖЧҖ һәм Юхмачыдагы Ганиуллин шәхси предприятиесе дә күргәзмәдә үз продукцияләре белән катнаштылар. Билгеле инде, биредә "Хузангай"да җитештерелгән бик күп төрле продукция үрнәкләре куелган иде.

Аннан Рөстәм Миңнехановка яңа сафка баскан сугым цехын күрсәттеләр. Әлеге цех бөтендөнья таможня таләпләренә туры китереп, республика финанс ярдәме белән төзелде. Районда ике урында шундый сугым цехлары эшләячәк. Киләчәктә фермерлар малларын да, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән терлекләрне дә шундый барлык шартлары тудырылган сугым цехларында эшкәртеп кенә сатуга җибәреп булачак.

Аннан Президент район фермерлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

-Бүген язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу бик мөһим. Шул ук вакытта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да яхшы әзерлек белән, югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Бер генә ветеран да игътибарсыз, кайгыртусыз калмасын,-диде Рөстәм Нургалиевич.

Республика тормышына һәм үсешенә кагылышлы барлык мәсьәләләр Президент Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә шул. Район тормышы, проблемалары белән кызыксынып, ул җыелган район активына: "Безгә нинди сорауларыгыз, теләк-киңәшләрегез бар?"-дип мөрәҗәгать итте.

Александр Никошин:

-Районыбыз республикада эшләп килүче барлык программаларда да катнаша. Күп юллар төзелә, социаль объектлар корыла, ремонтлана. Бүген безне борчыган мәсьәлә - район үзәк хастаханәсе поликлиникасына ремонт кирәк. Моңа 26 миллион сум сорала. Тагын бер проблемабыз: Иске Тумба юлына Чирмешән елгасы аша күпер бик тә кирәк,-диде.

Республикабыз лидеры әлеге гозерләрне карап өйрәнергә ышандырды.

Рөстәм Нургалиевич әлкилеләрне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

-Авыл җирлекләре - дәүләтебезнең таянычы. Киләчәктә дә үз төбәгегезне үстерүгә, шуның белән бергә республикабыз уңышларына лаеклы өлешегезне кертүегезне телим,-диде Президент.

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Алексеевск, Чистай районнарына юл тоттылар.

Татарстан - бик күп күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча да лидер төбәк: Татарстанның авыл хуҗалыгы үз продукциясе белән бөтен республиканы туендыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев