Мәктәпләрдә, чираттагы уку елы тәмамланганны белдереп, соңгы кыңгырау чыңлады.
Елның соңгы линейкасында сентябрьдән бирле эшләгән-башкарылганнарга йомгак ясалды, укуда, спортта, үзешчән сәнгатьтә уңышларга ирешкән укучылар бүләкләнде.
23 май көне нәкъ җәйчә кояшлы, җылы булды. Алда торган озын каникуллар сөенече бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Әйе, укучыларның күбесе өчен "Соңгы кыңгырау" тантанасы күңелле...