Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мәдәни көндәлек” җиңүчеләре билгеле

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясалды. Әлеге республика акциясе узган елның ноябрь аенда игълан ителгән иде. Ул чагында районыбызның барлык беренче сыйныф укучыларына "мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды. Балалар уку елы дәвамында сыйныфлары белән бергәләшеп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә узучы төрле чараларга бардылар, музейларда, кинотеатрда, китапханәләрдә булдылар. Һәм әлеге...

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына йомгак ясалды.

Әлеге республика акциясе узган елның ноябрь аенда игълан ителгән иде. Ул чагында районыбызның барлык беренче сыйныф укучыларына "мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды. Балалар уку елы дәвамында сыйныфлары белән бергәләшеп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә узучы төрле чараларга бардылар, музейларда, кинотеатрда, китапханәләрдә булдылар. Һәм әлеге "сәяхәтләре" турында Көндәлеккә теркәп бардылар. Көндәлек битләрендә балалар өчен төрле биремнәр дә тәкъдим ителгән иде. Укучылар аларны үтәделәр, рәсемнәрне буядылар, укыган китаплары, мәдәни учреждениеләрдә алган тәэсирләре турында яздылар. Аларга бу эштә әти-әниләре дә ярдәмгә килде. Күпләр "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" порталына фоторәсемнәр дә куйды.

Беренче сыйныф укучылары арасында әлеге эшне район үзәк китапханәсе оештырды һәм алып барды. Районда проектның җиңүчеләре дип Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары Мария Гурьева, Азалия Җәләлова, Екатерина Платонова табылдылар. Базарлы Матактан Айрат һәм Миләүшә Җәләловлар исә "Иң актив әти-әни" исеменә лаек булдылар. Районның төрле мәктәпләреннән 30 беренче сыйныф укучысы проектның иң актив катнашучылары булды. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә җиңүче балалар Казанда мәдәни экскурсиядә булдылар. Алар "Әкият" курчак театрында һәм яшь тамашачылар театрында кызыклы спектакльләр карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев