Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы кыңгырау, беренче имтиханнар

Мәктәпләрдә, чираттагы уку елы тәмамланганны белдереп, соңгы кыңгырау чыңлады. Елның соңгы линейкасында сентябрьдән бирле эшләгән-башкарылганнарга йомгак ясалды, укуда, спортта, үзешчән сәнгатьтә уңышларга ирешкән укучылар бүләкләнде. 23 май көне нәкъ җәйчә кояшлы, җылы булды. Алда торган озын каникуллар сөенече бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Әйе, укучыларның күбесе өчен "Соңгы кыңгырау" тантанасы күңелле...

Мәктәпләрдә, чираттагы уку елы тәмамланганны белдереп, соңгы кыңгырау чыңлады.

Елның соңгы линейкасында сентябрьдән бирле эшләгән-башкарылганнарга йомгак ясалды, укуда, спортта, үзешчән сәнгатьтә уңышларга ирешкән укучылар бүләкләнде.
23 май көне нәкъ җәйчә кояшлы, җылы булды. Алда торган озын каникуллар сөенече бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Әйе, укучыларның күбесе өчен "Соңгы кыңгырау" тантанасы күңелле җәйге ял башлануын гына аңлатса, унберенчене тәмамлаучыларга һәм тугызынчыларның кайберәүләренә ул мәктәп белән саубуллашу, олы тормышка аяк басу белән бәйле бәйрәм дә. Шуңа бераз моңсурак та бу тантана.
Бөтен мәктәпнең игътибары - түрдә тезелешеп баскан чыгарылыш сыйныфлары укучыларында. Укытучылары, әти-әниләре аларга изге теләкләрен җиткерде, хәер-фатихаларын бирде. Иң кечкенәләр - беренче сыйныф укучылары да котлады абый-апаларын.
Базарлы Матак урта мәктәбе быел 77нче чыгарылышына фатиха бирә.
Ак алъяпкычлы кызлар, үсеп, җитдиләнеп киткән егетләр алдында зур сынау әле - аларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә. 25 майда география һәм рус әдәбиятыннан быелгы беренче БДИ булды. Районыбызда әлеге фәннәрдән дүрт укучы сынау тапшырды. Ә иртәгә унберенчеләрнең барысын да рус теленнән дәүләт имтиханы көтә. Районыбызда быел урта мәктәпләрне 97 егет һәм кыз тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев