29 июль 2015 яңалыклары
-
Епископ күп нәрсәгә өлгерде
Якшәмбе көнне безнең районда Чистай, Түбән Кама епископы Пармен булып китте. Башта ул Түбән Колчурино чиркәвендә җыелган христианнар белән гыйбадәт кылды. Әйтергә кирәк, гыйбадәткә тирә-күрше авыллардан гына түгел, районның барлык почмакларыннан диярлек христианнар килгән иде. Пармен Владыка кешеләр алдында вәгазь укып, бүгенге дөньяда үзара тату, аңлашып яшәүнең ничек мөһим икәнлегенә...
-
Республика журналистлары районда булдылар
Республиканың "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә караган газета-журналлар редакторлары безнең районда булып китте. Көне буе район тормышы белән танышып йөргән редакторлар төркемен "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкләгән иде. Журналистлар башта район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән очраштылар, әңгәмә кордылар. Аннары коллегаларыбыз "Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективында кунакта булдылар. Әлки...
-
Сыйфатлы эш өчен диплом
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш тармагында аеруча уңышлы эшләүче оешмалар коллективларын, белгечләрне бүләкләделәр. Хезмәтләре шулай югары бәяләнгән коллективлар арасында безнең "Строитель и К" оешмасы да бар. Аның җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин министрлыктан иң дәрәҗәле номинациядә - башкарылган төзелеш-монтажлау эшләренең сыйфаты өчен III дәрәҗә диплом алып кайткан. Бу бүләккә...
-
Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы
Озакка сузылган яңгырлар тынды бугай. Авыл хезмәтчәннәре зур тырышлык белән үстерелгән игеннәрнең уңышын җыеп алуга бар көчләрен куялар. -Ашлык суктыруда иген кырларында 76 комбайн эшләп тора. Игенче алдында торган бурыч - көннәрнең һәр аяз сәгатеннән нәтиҗәле файдалану, эштә өзеклеккә юл куймау,-ди районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләп авыл хуҗалыгы һәм...