24 август 2015 яңалыклары
-
24 август 2015 - 14:17Күз табиблары авылларда кабул итәАвыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында күз табиблары халыкны кабул итә башлый. Мондый уңайлык Хузангайда яңа ачылган күз хирургиясе үзәге табиблары белән район үзәк хастаханәсе арасындагы килешү нигезендә тудырыла. Табиб-окулистлар ФАПларда пациентларга медицина тикшерүе үткәрә, зарурлык булганда операция билгели. Кабул итү түләүсез.
-
24 август 2015 - 13:14Җылы турында җылы вакытта кайгырт1 сентябрьдән үк кайбер социаль объектларга газ ягып җылы бирә башларга мөмкиннәр. Район башкарма комитетының биналарга җылылык бирү мәсьәләсе каралган утырышында шулай әйтелде. Быел социаль учреждениеләр биналарын җылытуга әзерлек күпкә алдан төгәлләнәчәк. Хастаханәләргә, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына, Салмандагы балалар приютына иң беренче чиратта җылы бирелә. Аннан балалар бакчаларына җылы...
-
24 август 2015 - 08:52Бер бөртекРайон үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
-
24 август 2015 - 08:45Котыру чире котырып артаСоңгы вакытта Базарлы Матакта төлкеләр Крайнов урамындагы ике йортка кереп этләргә ташланганнар. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр ике йортта төлкеләр йөргән урыннарны махсус химик матдә белән эшкәрткәннәр. Бер эткә вакцина ясалган. Төлке белән сугышкан икенче этне эзлиләр. Районда быел котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Шуларның бишесе - мөгезле эре терлекләрдә,...