9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
9 сентябрь 2015 - 12:41Музей китап чыгардыС.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее Әлки районының 85 еллыгына багышлап китап чыгарды. Дөрес, китапны төсле принтерда гына бастырганнар. Шуңа да аның тиражы бик чикле. Китапта районның күпьеллык тарихы чагылыш тапкан. Төрле елларда район белән җитәкчелек итүчеләр, районның күренекле кешеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре хакында әлеге басмада күп мәгълүмат тупланган. Район тарихы...
-
9 сентябрь 2015 - 12:24Әлки коммуналь челтәрләре эшчеләре Базарлы Матакның III Интернационал урамында яшәүчеләрнең йортларына су кертәләр.Инде 5-6 йортка яңа суүткәргеч кергән, тагын унлап хуҗаның заявкасы бар. Шуный өстенә коммуналь челтәрләр эшчеләре кыш алдыннан башняларны карыйлар, яңадан буйыйлар, елның салкын чоры алдыннан кирәк булган әзерлек эшләрен башкаралар.
-
9 сентябрь 2015 - 11:03Кайсы мәктәп иң яхшысыУкытучыларның август киңәшмәләрендә, республика мәгариф системасы эшчәнлегенә бәя бирелгән һәм Бөгелмәдә үткән утырышта да, район педагогик хезмәткәрләре җыелып сөйләшкәндә дә укыту-тәрбия эшенең, бигрәк тә балаларның белеме сыйфатын күтәрү турында җитди сөйләшү булды. Безнең районга килеп, пленар утырышта катнашкан Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов та бу турыда ассызыклап сөйләде. Һәм үз...
-
9 сентябрь 2015 - 09:58Бәрәңге алуга керештеләрЧуаш Борнаенда Анатолий Тяминов фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар. Бу фермер хуҗалыгында быел бәрәңгене 72 гектарда үстерделәр. Коры вакытта бәрәңгегә су сиптерделәр. Дымга тилмермәгәч, уңыш та әйбәт булган. "Дөрес, бәрәңге алуга керештек кенә әле, эшне төгәлләмичә уңыш белән мактанып булмый",-ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Тяминов. Тяминов быел мең тонна сыйдырышлы...
-
9 сентябрь 2015 - 04:40Алдан тавыш бирү бара13 сентябрьдә нинди дә булса җитди (уважительный) сәбәп аркасында сайлауга килә алмаган кешеләр алдан тавыш биреп куя ала. Мәгълүм булганча, бу атнаның якшәмбесендә Татарстан Президентын һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайлыйбыз. Бу көнне сайлауда катнаша алмаучылар өчен алдан тавыш бирү 2 сентябрьдә башланды. 8 сентябрьгә кадәр район территориаль сайлау комиссиясе...