21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Район башлыгы сайланды
21 сентябрьдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш муниципаль район советының беренче утырышы булды. Билгеләнгән тәртип буенча беренче утырышны алып бару район советының яше буенча иң өлкән депутатына - Рафаэль Гыйльметдиновка йөкләнде. Утырышта Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү...
-
Партия үз кандидатын тәкъдим итте
21 сентябрьдә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды. Анда район башлыгы вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Конференцияне "Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге секретаре Мария Платонова алып барды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча даими...
-
Базарлы Матак башлыгы сайланды
21 сентябрьдә Базарлы Матак авыл җирлеге советына яңа сайланган депутатлар беренче утырышларын үткәрде. Анда оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы итеп бертавыштан Александр Никошинны сайладылар. Башлык урынбасары вазыйфасына Наталья Ярусланова сайланды. Базарлы Матак авыл җирлеге советыннан муниципаль район советына вәкил итеп депутатлар Светлана Одушкинаны күрсәттеләр. 22 сентябрьдән...
-
Электр линияләре яңартыла
Базарлы Матакта югары вольтлы электрүткәргечләрне реконструкцияләү башланды. Бу гаять зур эш берничә этапта башкарылачак. "Быел сентябрь-октябрь айларында 13 миллион сумлык хезмәт башкару күздә тотыла",-ди район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. Югары вольтлы линияләр изоляцияле үткәргечләргә (СИП) алыштырыла. Аларның җир астыннан салынучылары да бар. Һава линияләре терәк баганаларының да яңалары утыртыла....
-
Ике бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм өченче балалар.
-
Республика форумында катнашалар
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Казанда "Лесоруб-2015" бөтенроссия чемпионаты һәм "Урман һәм кеше. Казан" дип аталган VI төбәк форумы үткәрәләр. Бу вакыйгаларда "Әлки-урман" учреждениесе һәм район урманчылыгы вәкилләре дә катнаша. Урманчыларыбыз "Казан-Арена" да үз продукцияләрен күрсәтәләр, урман эшкәртү техникасы күргәзмәсендә булачаклар.
-
Ягу сезоны алдыннан газчыларга эш арта
"Алькеевоспецстрой" җәмгыяте эшчеләре Хузангай-Сихтермә авылында барлыкка килгән яңа урамнарда газүткәргечләр сузалар. Бу оешма шулай ук Базарлы Матактагы "Теремкәй" балалар бакчасында газлаштыру эшләрен башкарды, модульле казаннар урнаштырды. "Көз җиткәч эш күбәя бездә. Хәзер шәхси йортлар хуҗалары да еш мөрәҗәгать итә. Без инде үз эшебезне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз",-диләр җәмгыять...