27 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстанда ир-ат машинасында үзенә кул салган
Мамадыш районының Баскан авылыннан ерак түгел, "Мәскәү-Уфа"автотрассасының 937нче километрында 1983 елгы ир-ат үзенә кул салган.
-
Яшь гомерне алып киткән АВАРИЯ [+фото]
Әлеге авария 26 нчы апрель көнне Балтач-Казан юлында булган.
-
Дилә Нигъмәтулина ире белән бергә торамы?
Эстраданың танылган җырчысы Дилә Нигъмәтулина тормыш иптәше, композитор, аранжировщик Марат Мухин белән бергә тормыйлар икән, дигән сүзләр халык арасында еш ишетелә башлады. Бу сүзләр Диләнең үзенә дә барып ирешкән, шуңа да җырчы бу мәсьәләгә ачыклык кертте.
-
Хәйруллин фонды Әлки районында “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
22 апрельдә район мәдәният йортында гала-концерт булды. Анда иң якты йолдызчыклар чыгыш ясады. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивалендә Әлки районының 22 мәгариф учреждениесеннән 800 яшь артист катнашты. Бәйгенең зона туры финалчылары -Түбән Әлки авылыннан Ринат Галиуллин һәм Базарлы Матактан Камилла Гайнуллина тамашачыларның иң көчле алкышларына лаек булды. Жюри билгеләп үткәнчә, Ринатның...
-
Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе медаль белән бүләкләнде
Якташыбыз, Казанда Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Аппаратының Оештыру идарәсе Татарстан Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген һәм оештыру эшләрен тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Хафизов Ришат Хәй улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Ул бу бүләккә республиканың дәүләт үсеше өлкәсендәге югары казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен...
-
Әлки районы укучысы Дмитрий Хвостов “Парламент дәресе” республика бәйгесе җиңүчесе булды
Югары Колчурино башлангыч мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Дмитрий Хвостов "Парламент дәресе-2016" республика бәйгесендә җиңү яулады. Ул "Парламент дәресе" кысаларында үткәрелгән балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашып, беренче урынны алды. Бу атнада Дмитрий Татарстан Дәүләт Советында бәйгенең йомгаклау тантанасында катнашты. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тәбрикләде һәм планшет бүләк итте.
-
Әлки районының Юхмачы интернат-йортында язгы мәрхәмәтлелек атнасы вакыйгаларга бай булды
Язгы мәрхәмәтлелек атнасында Юхмачы интернат-йортында кунаклар аеруча күп булган. Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" клубына йөрүчеләр приют тирәсен җыештыруда булышканнар. Үргәгар авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Илдар Сибгатуллин интернатка суыткыч һәм телевизор кайтарып биргән. Депутат Илшат Хәйруллин исеменнән дә ике телевизор бүләк итеп китергәннәр. Биредә яшәүчеләр янына аларның туган авылларыннан...
-
“ Яңа Гасыр” телеканалы үзгәрешләр алдында...
Киләсе елда "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...