7 октябрь 2016 яңалыклары
-
7 октябрь 2016 - 11:53Әлки районында Укытучылар көнен бәйрәм иттеләрРайон укытучылары үзләренең бәйрәмнәрен күңелгә ятышлы итеп билгеләп үттеләр. Укытучыларны, тәрбиячеләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виталий Ярославлев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Юсупов котлады. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, юбилярлар да чакырылган иде, аларның һәрберсенә бүләкләр бирделәр. Ә барлык укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр....
-
7 октябрь 2016 - 11:51Әлки районына дуңгызларның африка чумасы үтеп кермәсен өчен бөтенесе эшләнәРайон гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең иртәнге утырышанды дуңгыз чумасы буенча вәзгыятьнең үзгәрешсез калуын билгеләп үттеләр. Әлегә район территориясендә барысы да элеккечә. Нурлат районы белән чиктә контроль пост эшли, читтән керүче транспорт чаралары дезинфекцияләнә, халык арасында аңлату эшләре алып барыла.
-
7 октябрь 2016 - 11:48Баш Федераль инспектор Әлки районында халыкны кабул иттеБүген Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор, РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ренат Тимерҗанов Әлки районына килеп халыкны кабул итте. Аның янына төрле гозерләр белән тугыз кеше килде. Мөрәҗәгатьләрнең шәхси эчтәлеклеләре дә, район эшчәнлегенә кагылганнары да бар иде. Баш федераль инспектор һәм кабул итүдә катнашкан башка җаваплы кешеләр...
-
7 октябрь 2016 - 05:24Татарстан трассасында биш автомобиль бәрелешкән [+фото]Юл-транспорт һәлакәте йөк машинасын йөртүчеләрнең берсе ремонтка туктаган фураны күрмәү аркасында килеп чыккан. 5 октябрьдә көндез Татарстанның Югары Ослан районында трассада биш автомобиль бәрелешкән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Трассаның 759 нчы чакрымында «Интернационал» йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе ремонтка туктаган фураны алдан күрмәгән....