11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Горячев Виктор Федорович өчен тавыш бирик!
7 октябрьдә "Халык участковые - 2016" Бөтенроссия конкурсының икенче этабы старт алды.
-
Эштән киткәннәргә пенсия ничек түләнә?
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы.
-
Авылга эшкә китсәң - 1 миллион
Авылда яшәргә һәм эшләргә теләк белдергән медицина хезмәткәрләренә компенсацияләр түләү 2017 елга да озайтылачак.
-
“Әлки мишәрләре” фестивальдә катнашты
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Әлки мишәрләре" фольклор коллективы Нурлатта үткән "Татарстан - уртак өебез" дигән фестивальдә чыгыш ясады. Әлеге этник мәдәниятләр фестивалендә Кама аръягының 7 районы үзешчән коллективлары катнашты. Ә "Энҗе" бию коллективы 15 октябрьдә Чирмешәнгә җыена. Биредә "Шома бас" дип аталган республика конкурсы үтәчәк.
-
Әлки районында Халыкара музыка көнен билгеләп үткәннәр
Район балалар китапханәсендә Халыкара музыка көненә багышлап "Сихерле авазларның тылсымлы көче" дигән кичә үткәрелгән. Музыка мәктәбе укучылары, китапханәгә килүчеләр "Музыкаль сүзләр" дигән аукционда катнашканнар, төрле викториналарда белемнәрен сынаганнар. Китапханәдә музыка дөньясы турында басмалар күргәзмәсе дә ясалган.
-
Әлки районы бадминтончылары иң яхшылар унлыгында
Бадминтон буенча Казанда үткән "Татарстан өметләре" республика ярышларында балалар иҗаты йорты каршында шөгыльләнүче Самат Фәхретдинов 2005 елда туганнар арасында бронза медальгә лаек булды. Ә Булат Вәлиев һәм Адель Билалов иң көчле 10 уенчы арасына керде. Бу яшь төркемендә 128 бала ярышканлыкны исәпкә алсак, безнең малайлар өчен горурлана алабыз. Ярышларда катнашу...
-
Әлки районында урман утырту акциясе барышында 1200 төп агач утыртылачак
Урман утырту акциясе башланганнан бирле районыбызда 700 төп агач утыртылды инде. 1 октябрьдә старт алган әлеге акция ай буе дәвам итә. Әлкилеләр аңа актив кушылды. Агач үсентеләренә аптырыйсы юк - район урман хуҗалыгы үзләренең питомнигында үстерелгән кәлшәләр белән бушлай тәэмин итә. Күп авыл җирлекләре биредән үсентеләр алган. Алпарлылар гына да...
-
Миләүшә гөле һәрчак чәчәктә утырсын өчен КИҢӘШЛӘР
Миләүшә гөле һәрдаим чәчәк атып сезне сөендереп торсын дисәгез, аны яктылык җитәрлек дәрәҗәдә төшкән тәрәзә төбенә утыртыгыз. Шул ук вакытта кояш нурлары турыдан-туры төшәрлек тә булмасын.
-
Әлки районында туып-үскән мәшһүр җырчы Мирсәет Сөнгатуллинның “205 татар халык җыры” дискы дөнья күрде
Якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында 205 татар халык җыры тупланган яңа диск дөнья күрде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татар Борнае авылында туып-үскән талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин татар халкының тиңсез хәзинәсе булган җырларын эзләүгә, эшкәртү һәм саклауга күп көч куя. Моңа кадәр ул "100 татар халык җыры", "Татар һәм рус халык...
-
Җәннәт нинди ул?
Җәннәт өстен сыйфатларга иядер. Аның кимчелеге яки җитешсезлеге һич юктыр.