1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
1 ноябрь 2016 - 12:37Әлки районында 5770 кеше гриппка каршы прививка ясатканРайоныбызда 5770 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Боларның 1750 се - балалар. Белгечләр быел гриппның гаять авыр төре килә дип кисәтә. Ә вакцина - бу мәкерле чиргә каршы торуның иң ышанычлы чарасы. Грипп республикада киләсе елның февралендә көтелә, шуңа ноябрь ае дәвамында вакцинация үтү нәтиҗәле булачак, ди табиблар. Вирус эләктереп...
-
1 ноябрь 2016 - 07:05Әлкилеләр октябрьдә ничек яшәдеУзган айда туган балалар хисабына районыбызда халык саны 12 кешегә арткан. Ай дәвамында 4 гаилә төзелгән. Тик менә 1 пар аерылышкан, 27 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле 129 бала туган, 71 пар никахлашкан, 23 гаилә аерылышкан. Чагыштыру өчен: 2015 елның октябрендә 13 бала дөньяга килгән, 8 никах, 9...
-
1 ноябрь 2016 - 07:01Әлки районында 4 ноябрь төнендә “Стрела наследия”не күрсәтәчәкләр4 ноябрь төнендә илебезнең барлык төбәкләрендә "Сәнгатьләр төне" дип аталган акция үткәрелә. Мәдәни белем таратуга корылган бу чара быел дүртенче тапкыр узачак. Аның кысаларында район кино учреждениесе кичке сеанс итеп тамашачыларга "Стрела наследия" дигән нәфис фильм күрсәтергә җыена. Фильм күптән түгел булган Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтелде, жюри һәм кино...
-
1 ноябрь 2016 - 06:43Әлки төбәгенең мәшһүр улы җырчы Мирсәет Сөнгатуллин бүген “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруы кунагы булдыТатарстанның халык, Россиянең атказанган артисты якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллин бүген, 1 ноябрьдә "Татарстан-яңа гасыр" телеканалының иртәнге тапшыруына кунак буларак чакырылган иде. Мирсәет татар халкының легендар шәхесе композитор Сара Садыйкова турында истәлекләрен уртаклашты. Быел бит Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәбез. Мирсәет Сөнгатуллин аның белән иҗатташ дуслар булганнар, якташыбыз бу...