16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
16 ноябрь 2016 - 10:30Әлки районы: эшмәкәр Шәйхетдиновлар сөт кабул итү бәясен 50 тиенгә артырганнарСөт тапшыручылар игътибарына: 10 ноябрьдән эшмәкәр Шәйхетдиновлар шәхси сектордан җыелган сөтне 21 сум 50 тиеннән кабул итә башладылар.
-
16 ноябрь 2016 - 08:40Әлкилеләр ярминкәдә Казан халкына 950 мең сумлык авыл продукциясе саттыларУзган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә 28 ноктада авыл сыйлары белән сату итте. Ярминкәгә барлык авыл җирлекләреннән дә төрледән-төрле товарлар алып бардылар. Кала халкы безнекеләрне көтеп алган -өйләгә кадәр үк инде алып барган авыл нигъмәтләренең күпчелек өлеше сатылып бетте. Барысы 1150 мең сумлык товар төяп барган булсалар, шуның...
-
16 ноябрь 2016 - 07:51Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур грантлар ота алаЭшләрен башлап җибәргән фермерлар зур суммадагы грантлар ота алачак. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү буенча конкурс игълан итте. Анда фермер эшчәнлеге рәсмиләштерелеп, инде бер ел тирәсе эшләгән крестьян хуҗалыклары катнаша ала. Грантларның суммасы 1,5-3 миллион сум. Конкурста катнашу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеген район...
-
16 ноябрь 2016 - 07:48Әлки районында авыл җирлекләре рейтингын төзегәннәрАвыл җирлекләренең соңгы атна эшчәнлеге буенча (14 ноябрьгә) төзелгән рейтингта беренче урынны бу юлы да Иске Алпар җирлеге үз кулында тота. Икенче-өченче мактаулы урыннарда Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Ә менә Юхмачы, Кошки, Апак, Түбән Әлки, Иске Хурада җирлекләре эшчәнлеге иң түбән бәяләнгән. Рейтинг төзелгәндә җирлекләр башкарма комитетларының...
-
16 ноябрь 2016 - 06:50Әлки районында хәйриячеләр мохтаҗларны газетага язылдыраЯхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп. Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, җилкәсенә төшкән авырлыкны күтәрешү, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе, моңа киң күңелле, юмарт җаннар гына сәләтле. Соңгы вакытта башкаларга риясыз булышуны хәйриячелек дип атыйлар. Аның да төрләре чиксез. Әле менә якыннарыңа, туганнарыңа вакытлы матбугатка...
-
16 ноябрь 2016 - 05:53WhatsApp ( "ватсап") кушымтасында үзгәрешләрӘле кайчан гына компьютер коллары идек, ә хәзер бар нәрсә смартфоннарыбызда - инде сөйләшү, шалтыратуларны да интернет аша башкарып була. Гомумән, тормышыбыз - челтәрдә. «Ватсап» шушы көннәрдә үз кулланучылары өчен видеошалтырату мөмкинлеге өстәде. Ул якын арада эшли дә башларга тиеш. Нәтиҗәдә, ул «Скайп» программасына охшап калды дисәк тә була. Компания...