17 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Телевизорларга ял
21 ноябрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә телевизор каналлары күрсәтмәячәк. Бу Биләр телеүзәгендә ремонт-профилактика эшләре үткәрелү белән бәйле.
-
Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган
Районда 103 кеше ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергән датадан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук...
-
Татар Борнае авылында яшәүче Минсәгыйрова Рокыя Хәлиулла кызының 18 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее
Татар Борнае авылында яшәүче әниебез Минсәгыйрова Рокыя Хәлиулла кызының 18 ноябрьдә туган көне - 80 яшьлек олуг юбилее. Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа һәм әтиебезгә без алты балагызны тудырып үстергән, кеше иткән, олы тормыш юлына аяк бастырган өчен меңнәрчә рәхмәт сүзләре...
-
Иске Тахтала авылында яшәүче Белов Анатолий Петровичка 75 яшь тула
Иске Тахтала авылында яшәүче кадерле кешебез Белов Анатолий Петровичка 19 ноябрьдә 75 яшь тула. Сөекле ирем, әтиебез, дәү әтиебез! Чын йөрәктән сине юбилеең белән котлыйбыз. Син булганда без бәхетле, Синең белән якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Сиңа озын-озак гомер телибез. Тирән ихтирам белән хатының Зоя, балаларың Ирина-Виктор,...
-
Нефтьчеләр Әлки районына хоккей тартмасы бүләк иткән
Чуаш Кичүендә бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр. Биредә кышкы спорт төре - хоккей уйнау өчен махсус мәйданчык барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый ук хоккей тартмасы Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залы янәшәсендә дә төзелә. Бу объектларны районга республика нефтьчеләре бүләк иткән: "Татнефть" җәмгыятенә хоккей тартмалары булдыруда ярдәм сорап язылган хатларыбызга...
-
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетага язылырга айдан артык вакыт калып бара. Әле "Әлки хәбәрләре"нә язылып өлгермәгән булсагыз, бу эшне бик соңга калдырмасагыз иде. Киләсе яртыеллыкта да безнең белән бергә булырсыз дип ышанабыз. Район газетасына ярты елга язылу бәясе - 600 сум. Подписканы почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә була.
-
Конкуренция шартлары бозылмасын – Әлки районында булган очрашуда ФАС идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов шул таләпне алга сөрде
Районыбызда Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Игорь Павлов булып китте. Ул мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Белгечләрне бигрәк тә электрон сатып алулар системасында эшләүнең кайбер аспектлары кызыксындыра булып чыкты. Әйтик, товар я хезмәтләр тәкъдим итүчеләрне сайлау, 100 мең сумга кадәрге...
-
Район благочинные Андрей Зиньков: «ГАЗЕТАДАГЫ ҺӘР ЯЗМА МИНЕМ ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ»
Без һәр яртыеллыкта "Әлки хәбәрләре"нә язылабыз һәм аның һәр санын бөтен гаиләбез белән укыйбыз. Минем өчен газетадагы һәр язма кызыклы. Анда бит район тормышы, аның барлык тармаклары шактый тулы яктыртыла. Районыбызда булып торган вакыйгалар, яңалыклар хакында оператив хәбәр ителә. Газета - район тормышының көзгесе, елъязмасы ул. Чиркәүгә йөрүчеләр, авыл халкы...
-
Путинның күпме хезмәт хакы алуы билгеле булды
Иң күп хезмәт хакы алучы лидерлар рейтингында Владимир Путин 9 нчы урынны биләгән. Франциядә чыгучы Les Echos вакытлы матбугатына нигезләнеп, бу хәбәрне RNS яза. Бер еллык хезмәт хакы Владимир Путинның 136 000 долларны тәшкил итә икән. Аннан аз гына - 125 000 долларны Италия премьеры Маттео Ренци ала. АКШ президенты...