Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 28 ноябрь 2016 яңалыклары

    • 28 ноябрь 2016 - 11:13
      Шәрапова Люция Имам кызы 29 ноябрьдә юбилеен билгеләп үтә
      Хезмәттәшебез, "Әлки" кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә буенча урынбасары Шәрапова Люция Имам кызы 29 ноябрьдә матур юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Люция Имамовна! Без сезне тирән белемле, искиткеч тырыш, таләпчән, гадел хезмәттәшебез буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Гомерегез буе район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, Сез намуслы хезмәтегез, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтегез белән абруй казандыгыз....
      586
      0
      0
    • 28 ноябрь 2016 - 10:54
      Әлки районында яшәүчеләргә бәхетле булу өчен әти-әни, акча һәм сәламәтлек кирәк икән
      Район газетасы сайтында урнаштырылган сораштыруларда сайтка керүчеләр актив катнаша. Соңгы тапкыр укучыларыбызга "Бәхетегез тулы булсын өчен сезгә ни җитми?" дигән сорау тәкъдим ителгән иде. Бу сорауга 154 кеше җавап биргән. Тәкъдим ителгән җавапларның "Әти-әниләр" дигәне иң күп тавыш җыйган - 43 кешегә (27,9) үзләрен бик бәхетле итеп тойсыннар өчен әти-әниләре...
      506
      0
      0
    • 28 ноябрь 2016 - 09:08
      Әлки районы халык театрлары иртәгә имтихан тота
      Иртәгә, 29 ноябрьдә, районыбыз халык театрлары имтихан тотачак. Районыбызда бүген ике халык театры эшли. Аларның берсе - район мәдәният йорты каршында, икенчесе - Әхмәт авылы мәдәният йорты каршында. Иртәгә әлеге коллективлар республика Мәдәният министрлыгының жюри әгъзалары каршында "халык театры" исемен раслау өчен сынау тотачак. Жюри каршында район мәдәният йорты хезмәткәрләре...
      510
      0
      0
    • 28 ноябрь 2016 - 08:03
      Әлки районында үткән атнада өч исерек йөртүче тоткарланган
      Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 46 очрагын ачыклаганнар. Шул исәптән өч йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.
      479
      0
      0
    • 28 ноябрь 2016 - 07:09
      «Ни кылсам, нәрсә эшләсәм дә, әнине уйлап эшлим»
      Районыбызда үсеп канат чыгарган, бүген милли сәнгатебезгә хезмәт итүче талантлы якташларыбыз - безнең мактанычыбыз. Татарстанның атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин әнә шундый сәхнә йолдызларыбызның берсе. Туган авылы Иске Салманда да күренекле авылдашлары белән горурланып, ул үскән гаилә, әнисе Айсылу апа турында хөрмәт белән,...
      570
      0
      0
    • 28 ноябрь 2016 - 07:03
      Әлки район үзәк хастаханәсендә “Кайнар линия” эшләячәк
      30 ноябрьдә район үзәк хастаханәсе "кайнар линия" ачачак. Иртәнге 9-10 сәгатьләр арасында 2-00-65 телефоны белән шылтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларны халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына карата фикер-тәкъдимнәрегезне табибларга җиткерә аласыз. Алдан язмача да мөрәҗәгать итәргә, билгеләнгән көнне "кайнар линия" эшләгән җиргә килергә дә була.
      520
      0
      0
    Реклама