Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Шәрапова Люция Имам кызы 29 ноябрьдә юбилеен билгеләп үтә

Хезмәттәшебез, "Әлки" кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә буенча урынбасары Шәрапова Люция Имам кызы 29 ноябрьдә матур юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Люция Имамовна! Без сезне тирән белемле, искиткеч тырыш, таләпчән, гадел хезмәттәшебез буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Гомерегез буе район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, Сез намуслы хезмәтегез, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтегез белән абруй казандыгыз....

Хезмәттәшебез, "Әлки" кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә буенча урынбасары Шәрапова Люция Имам кызы 29 ноябрьдә матур юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Люция Имамовна! Без сезне тирән белемле, искиткеч тырыш, таләпчән, гадел хезмәттәшебез буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Гомерегез буе район кулланучылар җәмгыятендә эшләп, Сез намуслы хезмәтегез, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтегез белән абруй казандыгыз. Сез һәрнәрсәгә җаваплы карыйсыз. Һәркемнең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торуыгыз - бу Сезнең тормыш мәгънәсе. Гомер бәйрәмегез, юбилеегыз белән кайнар котлап, Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, эшегездә уңышлар телибез. Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей! Гомереңнең бер күңелле бәйрәме бу. Кулларыңда чәчәкләрнең генә түгел, Ирешелгән уңышларның бәйләме бу.

"Әлки" кулланучылар җәмгыяте коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев