Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләргә бәхетле булу өчен әти-әни, акча һәм сәламәтлек кирәк икән

Район газетасы сайтында урнаштырылган сораштыруларда сайтка керүчеләр актив катнаша. Соңгы тапкыр укучыларыбызга "Бәхетегез тулы булсын өчен сезгә ни җитми?" дигән сорау тәкъдим ителгән иде. Бу сорауга 154 кеше җавап биргән. Тәкъдим ителгән җавапларның "Әти-әниләр" дигәне иң күп тавыш җыйган - 43 кешегә (27,9) үзләрен бик бәхетле итеп тойсыннар өчен әти-әниләре...

Район газетасы сайтында урнаштырылган сораштыруларда сайтка керүчеләр актив катнаша.

Соңгы тапкыр укучыларыбызга "Бәхетегез тулы булсын өчен сезгә ни җитми?" дигән сорау тәкъдим ителгән иде. Бу сорауга 154 кеше җавап биргән. Тәкъдим ителгән җавапларның "Әти-әниләр" дигәне иң күп тавыш җыйган - 43 кешегә (27,9) үзләрен бик бәхетле итеп тойсыннар өчен әти-әниләре булмау комачаулый икән. Икенче урында "Акча". Шулай дип 42 кеше җавап биргән. Ә менә сәламәтлекне бәхетнең нигез ташы дип 28 кеше атаган (18,2 %). Ундүрт кешегә бәхетле булу өчен үз өйләре, 10 кешегә - мәхәббәт, 4 кешегә балалар җитми. "Гаилә", "Эш", "Дуслар" дигән җавапны дүртәр кеше сайлаган (2,6%). Бер укучыбыз үзенә бәхетле булу өчен матурлык җитеп бетми дигән карарга килгән. Шулай итеп, укучыларыбызның бер өлеше бәхетле булуны болай күз алдына китерә: үз өеңдә мәхәббәткә корылган гаилә белән мул тормышта яшәп, балалар үстерү, әти-әнинең исән-сау, дусларың күп булу. Хәер, сораштыруда катнашучыларның гына түгел, барыбызның да бәхетле булу рецепты шуңа охшаштыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев