30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
30 ноябрь 2016 - 15:25Захаров Сергей Никоноровичны чын йөрәктән юбилее белән тәбриклибезАнино Салман авылында яшәүче кадерле энебез, абыебыз Захаров Сергей Никоноровичны чын йөрәктән юбилее белән тәбриклибез. Сиңа озын гомер, шатлык-сөенеч тулы имин көннәр, күңел тынычлыгы телибез. Гел шулай ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Туганлыкны саклап яшик шулай, Бер-беребезнең хәлен белешик. Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк, Борчуларны бергә бүлешик. Ихлас теләкләр белән Шестаковлар,...
-
30 ноябрь 2016 - 13:23Әтиебез Садриев Шамил Наил улын 55 яшьлек күркәм юбилееТүбән Әлки авылында яшәүче кадерле әтиебез Садриев Шамил Наил улын 55 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле, эшеңдә уңышлар юлдаш булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын шатлыклы...
-
30 ноябрь 2016 - 12:47Әлки районының дүрт үзешчән коллективы “халыкныкы” исемен расладыларБу атнада районыбызның үзешчән коллективлары үзенә күрә имтихан тоттылар. Алар республика Мәдәният министрлыгының художество советы каршында "халык коллективы" исемен раслау өчен чыгыш ясадылар. Районыбызда бүген ике халык театры эшләп килә. Район мәдәният йорты каршындагы театр коллективы кунакларга Рөстәм Мингалимнең "Өч балдызга - бер ялгыз" спектаклен, ә әхмәтлеләр шул ук авторның...
-
30 ноябрь 2016 - 11:37Иске Камка авылы халкы рәхмәтләрен җиткерәләрБыелгысы елның октябрь аенда Иске Камка авылының Тегермән урамына халыктан үзара җыелган салым акчасына 480 метр каты түшәмәле юл салынды. Бу эшне авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әсхәт улы Әкбәров оештырып җибәрде. Ул безнең авыл җирлеге һәм район советы депутаты, эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итеп, аның техникалары һәм егетләре ярдәмендә эшне...
-
30 ноябрь 2016 - 11:23Бүген апабыз Ганиуллина Зөлфирә Самим кызының 45 яшьлек юбилее30 ноябрьдә Югары Әлморза авылында яшәүче кызыбыз, апабыз Ганиуллина Зөлфирә Самим кызының 45 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы булып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, тормыш иптәшең Илдар...
-
30 ноябрь 2016 - 10:56Әлки районы полиция хезмәткәрләре 150 литр контрафактлы спиртлы эчемлек алып баручы Минзәлә кешесен тоткарлаганнарРайон эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матакта контрафактлы спиртлы эчемлек алып баручы автомашина йөртүчесен тоткарлаганнар. Минзәлә районында яшәүче 52 яшьлек әлеге ир-ат идарә иткән "ВАЗ-210930" автомобиле салонында һәм багажнигында спиртлы эчемлек тутырылган 5 әр литрлы 30 шешә табылган. Бернинди документлары булмаган 150 литр спиртлы эчемлек әлеге бәндәдән алынган. Тикшерү материаллары...
-
30 ноябрь 2016 - 10:23Әлки районында халыктан сөтне 22 сумнан кабул итәләрБыелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган. Тапшырылган продукция өчен халыкка 138 миллион сумнан артык акча таратылган. Хуҗалыкларында сыер тотучылар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк сатканнар. Райондагы "Молпром" һәм Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе халыктан сөтне килограммын 22 сумнан кабул итәләр. Бу югары...
-
30 ноябрь 2016 - 08:31Әлки районында халыкның 31,3 проценты гриппка каршы вакцина ясатканБу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итә. Әгәр халыкның 95 проценты гриппка каршы вакциналау үтсә, әлеге чир бөтенләй булмаска мөмкин. Ә инде 40 проценты ясатса - грипп эпидемиясе баш күтәрә алмый. Районнарга әнә шулкадәр халыкка прививка ясау бурычы җиткерелә....
-
30 ноябрь 2016 - 08:07Әлки районы: Электрон почтадан файдалану уңайлыЮл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотога һәм видеога төшерү системалары эшчәнлеге нәтиҗәләреннән чыгып административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча кабул ителгән карарларның күчермәсен алу өчен хәзер бик ансат һәм уңайлы мөмкинлек бар: аларны интернет челтәре ярдәмендә электрон почта тартмасына соратып алу. Моның өчен транспорт чарасының хуҗасына ИНН һәм машинасын теркәү турындагы...