Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халыктан сөтне 22 сумнан кабул итәләр

Быелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган. Тапшырылган продукция өчен халыкка 138 миллион сумнан артык акча таратылган. Хуҗалыкларында сыер тотучылар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк сатканнар. Райондагы "Молпром" һәм Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе халыктан сөтне килограммын 22 сумнан кабул итәләр. Бу югары...

Быелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган.

Тапшырылган продукция өчен халыкка 138 миллион сумнан артык акча таратылган. Хуҗалыкларында сыер тотучылар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк сатканнар. Райондагы "Молпром" һәм Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе халыктан сөтне килограммын 22 сумнан кабул итәләр. Бу югары бәя. Алга таба сөтнең бәһасе тагын да артыр дип көтелә. Савым сыеры асрау мәшәкатьле булса да, хәзер кереме дә сизелерлек инде. Күпләр ике сыер янына өченчесен алып, сөтбикәләре санын ишәйтергә тырыша.

Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов үзенә сөт тапшыручыларга саву аппаратлары алырга да булыша. Быел гына да ул шәхси хуҗалыкларга 45 саву аппараты алып кайтып биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев