Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камка авылы халкы рәхмәтләрен җиткерәләр

Быелгысы елның октябрь аенда Иске Камка авылының Тегермән урамына халыктан үзара җыелган салым акчасына 480 метр каты түшәмәле юл салынды. Бу эшне авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әсхәт улы Әкбәров оештырып җибәрде. Ул безнең авыл җирлеге һәм район советы депутаты, эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итеп, аның техникалары һәм егетләре ярдәмендә эшне...

Быелгысы елның октябрь аенда Иске Камка авылының Тегермән урамына халыктан үзара җыелган салым акчасына 480 метр каты түшәмәле юл салынды. Бу эшне авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әсхәт улы Әкбәров оештырып җибәрде. Ул безнең авыл җирлеге һәм район советы депутаты, эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итеп, аның техникалары һәм егетләре ярдәмендә эшне тиз ара- да башлап та җибәрделәр. Һәм менә 10 көн эчендә,елга аша буа да буылып, юлны да түшәп бетерделәр. Шуннан соң без, юлны тагы да ныграк булсын өчен, өстенә салырга вак таш белән азрак булышмасмы дип авылдашыбыз, шул урамда туып-үскән Чаллы "Яшелчә" ширкәте генераль директоры Хатыйпов Ришат Сәхабетдин улына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә берсүзсез ярдәм итәргә ризалашты һәм шул ук көнне вак таш алу өчен 50000 сум күләмендә акчалата ярдәм итте. Тиз арада юлыбыз өстенә вак таш та җәелде. Без, Тегермән урамы халкы, авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әсхәт улы Әкбәровка, Ришат Сәхабетдин улы Хатыйповка, Дамир Әсхәт улы Шәйхетдиновка һәм бу эшләрдә булышлык күрсәткән урамыбыз депутаты Рифкать Рәүф улы Низамовка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук буабызга торба белән ярдәм иткәне өчен Айрат Нәҗип улы Хәйруллинга да бик зур рәхмәтлебез.

Тегермән урамы халкы исеменнән Җәмил ФӘСАХОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев