Туган ягыбыз тарихы турында галимнәр сүзе ишетү гаять кыйммәт, чөнки борынгы Болгар дәүләте биләмәләрендә яшәсәк тә, ул тарих бик аз өйрәнелгән, ата-бабаларыбызның берничә гасыр элек ничек яшәгәнлеге, җиребездә нинди вакыйгалар кайнавы турында хәбәрдарлыгыбыз гаять түбән дәрәҗәдә бит.