Әлки районы халкы Магнитогорск шәhәрендә булган фаҗига корбаннары өчен бөтен ил белән бергә кайгыра
Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Магнитогорск шәhәрендә булган коточкыч фаҗига хакында ишетеп тетрәндек. Ун катлы йортта шартлау булып,бик куп кеше зыян кургән. Әлегә 14 кешенең улуе раслануын әйтәләр, ә 35 кешенең язмышы хәзергәчә билгесез булып кала. Бу фаҗига уңаеннан буген Чиләбе өлкәсендә матәм көне игьлан ителде. Райондашларыбыз белән сөйләшкәндә дә hәркем әлеге hәлакәт уңаеннан чиксез хәсрәтләнуен әйтте.