Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘЛКИ РАЙОНЫ ХАЛКЫН ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН ЯКТАШЫБЫЗ ТАБИБ ИРЕК БИЛАЛОВ КОТЛЫЙ

.Яңа ел теләкләре.

 

Яңа елны каршылыйбыз,
Килә ди дуңгыз елы.
Өметләр зурдан анысы,
Ниләр булыр бу юлы.

Кеше булып калыйк әле,
Киләсе яңа елда.
Чучкага әйләнмик зинхар,
Алда барасы юлда.

Чучка сыман һәр почмакта,
Эзләмик шакшылыкны.
Максат итеп алыйк әле.
Изгелек, яхшылыкны.

Бер-беребезгә матур итеп,
Җиткерик матур теләк.
Елмаю һәм җылы караш,
Барыбызга да кирәк.

Имин булсын ил-көннэр дип,
Тотыйк шампан шәрабын.
Зилзиләлэр чайкамасын,
Безнең тормыш корабын.

Мул ризык һәм тыныч тормыш,
Алып килсен Яңа ел.
Күп нәрсә тора үузеннән,
Шуны син аңла һәм бел.

Яңа елда каршы алсын,
Безне шат, аяз көннәр.
Көннәре булсын кояшлы,
Йолдызлы, айлы төннәр.

Мул булсын безнең табыннар,
Нур чәчеп торсын күзләр.
Ярлар үз сөйгәнен тапсын,
Балкып торсыннар йөзләр.

Матур итеп каршылыйк без,
Киләсе Яңа елны.
Изге уйлар, җылы хисләр,
Яктыртып торсын юлны.

 

Ирек Билалов.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев