Яшь кадрлар Әлки районы авыл хуҗалыгына кайталар
Яңалыклар

Яшь кадрлар Әлки районы авыл хуҗалыгына кайталар

Соңгы елларда районның авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар актив җәлеп ителә — бу безнең якташларыбыз, алар туган җирләрендә хезмәт итәргә кайталар.

«Восток Зернопродукт» АҖендә яшь белгечләр эшли: агроном Илнар Низамов, инженер Андрей Кудряшов, ә зоотехник-селекционер Полина Ходакова «Карга» комплексында хезмәт куя. Алар барысы да дәүләт ярдәме программасы буенча 750 мең сум күләмендә түләү алдылар.

Безнең яшьләр профессиональ яктан да үсә

 2025 елның ноябрендә Инсаф Яруллин, Динә Яруллина, Дилүс Латыйпов һәм Полина Ходакова «Республика авыл яшьләре форумы»нда катнаштылар. Полина Ходакованың уңышын аеруча билгеләп үтәсе килә: ул «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә ТР АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында 3 нче урынны яулады һәм 30 мең сумлык сертификат алды. Ландыш Батталова һәм Ралина Гарифинова аграр көллият филиалын «Ветеринария фельдшеры» белгечлеге буенча тәмамлап, берничә ел инде районның терлекчелек комплексларында уңышлы эшлиләр. Аларның үрнәге һөнәргә мәхәббәт һәм эшкә тугрылык хәтта ветеринария кебек җаваплы өлкәдә дә уңышларга ирешеп була икәнлеген күрсәтә.

Болар барысы да республикада һәм районда авыл яшьләренә ярдәм итүнең һәм агросәнәгать комплексында кадрлар потенциалын үстерүнең ачык мисалы булып тора. Бу нәтиҗәләргә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «АПК өчен кадрлар» федераль проекты ярдәмендә ирешелде. Түләүләр, һөнәри конкурслар, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары яшьләргә авылда калырга, һөнәрләрендә үсәргә һәм азык-төлек иминлегенә өлеш кертергә ярдәм итә. 


Нет комментариев