Әлки районында  “Сугышчан дан музее” ясалачак
Яңалыклар

Әлки районында “Сугышчан дан музее” ясалачак

Базарлы Матакның Ленин урамындагы ике катлы бинасында (үзәк китапханә белән янәшә) “Сугышчан дан музее” урнашачак.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов күп тапкырлар махсус хәрби операция зонасында булды. Ул яу кырындагы якташларга әлкилеләр хәзерләгән гуманитар ярдәмне озату белән даими шөгыльләнә.

Фронтовик егетләр аның артыннан төрле-төрле сугыш экспонатлары җибәрәләр. Алар хәзер бик күп тупланган инде. Шулай ук Рөстәм Солтановичның аерым бүлмәләрендә Әфган, Чечня сугышлары ядкярләре саклана. Шуларны барысын җыеп, музей оештырылачак.
Әлегә булачак музей бинасын ремонтлату буенча документлар хәзерләнә. Бу бинаның урам диварына район мәдәният йорты егетләре вакытлыча зур баннер элеп куйдылар. Анда кайнар нокталарны чагылдырган рәсемнәр сурәтләнгән.
 


Нет комментариев