Әлки районы игенчеләре көзге чәчүне ашыктыралар
Яңалыклар

Әлки районы игенчеләре көзге чәчүне ашыктыралар

Быел районда 22,2 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырылган иде.

Әлегә шуның 13 300 гектарында киләсе ел уңышына нигез салынды. Бу планның 60 процентын тәшкил итә. Көзге чәчү өчен оптималь вакытлар чыгып бара. Шуңа күрә аяз көннәрнең һәр сәгатен эффектлы файдаланып, көзге культураларны билгеләнгән мәйданда чәчәргә тырышырга кирәк. Күпьеллык тәҗрибә күрсәтә — уҗым культуралары ел ничек килүгә карамастан тотрыклы уңыш бирә. Аннан, көзеннән чәчелгән мәйдан сабан эшләрен башкаруда җиңеллек тудыра.


Нет комментариев