Әлки районында сайлау участоклары эшли башлады
Яңалыклар

Әлки районында сайлау участоклары эшли башлады

9 сентябрьдән башлап, райондагы 49 сайлау участогы да эшли башлады.

Сайлау комиссияләре чиратлап иртәнге 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Халык бирегә килеп үзләрен борчыган сорауларга ачыклык кертә ала. Участокта Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары бюллетеньнәре үрнәге, сайлауда катнашучы партияләр исемлеге, бермандатлы округ депутатларына кандидатлар һәм аларның биографияләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук үзеңнең һәм гаилә әгъзаларының тавыш бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын белешә аласыз. Әгәр берәр сәбәп белән сез, туганнарыгыз яки якыннарыгыз өйдә тавыш бирергә теләсә, бу турыда язмача яисә телдән комиссиягә гариза калдыра аласыз.

Ял көннәрендә участоклар иртәнге 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Исегезгә төшерәбез: 18, 19, 20 сентябрьдә сайлаулар узачак. Бу көннәрдә участоклар иртәнге 8:00 сәгатьтән алып 20:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

Нет комментариев