Соңгы елларда максатчан юллама буенча Казан (Идел буе) федераль университетына «Педагогик белем» юнәлеше буенча район мәктәпләрен тәмамлаган 5 бала укырга кергән.
Укулар тәмамлангач, яшь белгечләр туган мәктәпләренә кайталар: 2025 елда 2 целевик, 2026 елда тагын 2 яшь белгеч эшкә урнаштырылды. Яшь укытучыларга ярдәм итү өчен эшнең беренче өч елында ай саен стимуллаштыручы өстәмә каралган - ул белгечләргә үз һөнәрләренә ышанычлы старт алырга һәм районда калырга ярдәм итә. Бу эш «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла, ул социаль өлкәдә кадрларның һөнәри үсешенә һәм беркетелүенә шартлар тудыра.
Нет комментариев