Агымдагы елның 8 аенда район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре РФ административ канун бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (штрафларны вакытында түләмәү) буенча 166 беркетмә төзеде.
ТР Дәүләт автоинспекциясенең Әлки бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты Риназ Җиһаншин әйтүенә караганда, җәмәгать хөкемдары тарафыннан аларның 131е тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 27 канун бозучы иректән мәхрүм ителгән (15 тәүлеккә); 15 кеше мәҗбүри эшкә юлланган; 82 кешегә беренчел билгеләнгән штрафны икеләтә түләтү карары чыгарылган. Калган беркетмәләр дә тикшерүдә.
Нет комментариев